Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Уен уйнадык – кинога бардык!

    Гәҗитебезнең "Контакт" социаль челтәрендә "Тәтешнең кайсы урыны икәнлеген бел" дигән ике атналык фотомарафон барды.

    Фоторәсемдә нинди бина күренеше сурәтләнүен белергә кирәк иде. Хәл кызганнан-кызды. Уенның ике катнашучысы бер-берсеннән калышмадылар. Елена Петрунина да (рәсемдә) туры мәгънәсендә әйткәндә барысын да атлап үтте: ул кыенрак биремнәрдә эзләнде, шәһәр урамнары буйлап йөрде. Балалар сәнгать мәктәбе дә шунда ук нәтиҗә ясады - нәкъ тә менә әлеге җавап белән ул алга чыкты.
    "Тумышым белән әлеге шәһәрдән түгелмен, шуңа да җиңүгә ирешү көтелмәгәнчә булды, әмма минем өчен уенның үзе әһәмиятле. Ирем Александр белән мөстәкыйль "тикшерү" үткәрү кызыклы булды - искә төшердек, бәхәсләштек, бергәләп уй­ладык.
    "Табышмакның" бөтен катлаулылыгы шунда, анда нибары күренеш кенә бирелгән, ә без мәгълүматны тулысынча карарга гадәтләнгән. Шуңа күрә, хәтта җавап ышанычлы булса да, чынлыкка инаныр һәм архитекторларыбызның, төзүчеләрнең, башка осталарның сәнгатенә тагын бер тапкыр хозурланыр өчен, барыбер көн саен шәһәрнең тарихи үзәгенә чыктык. Барлык шәһәрлеләргә әйтәсе килә, әгәр тагын да кызыклырак уен-квестлар булса, һичшиксез катнашыгыз!
    Уртак идея белән берләшкән дусларыгыз, якын кешеләрегез, гаилә белән бергәләп саф һавада йөрү бик нык якынайта, һәм өстәвенә сез бер-берегездәге яңа сыйфатларны ача алачаксыз". Ләкин гаделлек хакына шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аның көндәше Людмила Тиханова тулырак итеп җавап бирде һәм ялгышларсыз. Безнең өметләрне акладылар һәм бүләкне икесе дә алачак. Аларны кинотеатрга чакыру билеты көтә. Җиңүчеләр ай дәвамында теләсә кайсы премьерага бара һәм яңа хис-кичерешләр ала алалар. Сез дә шулай телисезме? Төркемдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: