Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уфада 17 яшьлек маугли-малай табылган

Бала мәктәптә укымаган, урамга чыгып йөрмәгән, кешеләр белән аралашмаган, әнисе үлгәч ялгыз калган.

Уфада полиция хезмәткәрләре 17 яшьлек маугли-малай тапкан. Үсмернең сукбай булуы ачыкланган. Хәзер баланы социаль-реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Малайның документлары булмау сәбәпле, социаль хезмәткәрләр судка мөрәҗәгать итә. Аның төгәл яшен һәм туган көнен экспертлар ачыклый.

Үсмер бала үзе сөйләгәнчә, ул әнисе белән Уфада яшәгән. Аннары анасы вафат буган. Ул мәктәптә укымаган, урамга чыгып йөрмәгән, кешеләр белән аралашмаган. Малай үзенә ничә яшь булуын белми, туган көне 7 июльдә дип әйтә.

Экспертиза балага 17 яшь булуын ачыклый. Аралашу һәм психик үсеше буенча ул бу яшькә туры килми, иң күңелсезе — бала кешеләр арасына чыгарга әзер түгел, дип саный экспертлар.

Орджоникидзе район суды хәбәр иткәнчә, законда баланың яшен билгеләү тәртибе язылган. Әгәр балигъ булмаган баланың яше билгеле булмаса, экспертлар ачыклаган елның соңгы көне аның туган көне булып санала. Шулай итеп, суд карары белән бу баланың туган көне дип 2001 елның 31 декабре теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев