Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучының кызыксынуын булдырып

Тәтештәге үзәк китапханә быел йөз еллык юбилеен билгеләп үтә: аның директоры Марина Трофимова ­безнең коррес­пондентларга учреждениенең эшчәнлеге турында сөйләде.

(Тәтеш, 16 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров). Тәтештәге үзәк китапханә быел йөз еллык юбилеен билгеләп үтә: аның директоры Марина Трофимова ­безнең коррес­пондентларга учреждениенең эшчәнлеге турында сөйләде.

– Марина Дмитриевна, шәһәр һәм җирлекләрдәге китапханәләрнең эше нәрсәләрне үз эченә ала?

– Безнең учреждение – бу ике шәһәр һәм 35 җирлек китап­ханәсе. Аларның эшчәнлеге социаль-әһәмияттәге эшләрне башкаруга – үзенең укучысына мәгълүмат, мәгърифәт бирүгә һәм тәрбияләүгә, укучының кызыксынуын, тормыш юнәлешен һәм гомумкешелек кыйммәтләрен булдыру өчен уңайлы мохит тудыруга юнәлтелгән. Инновацион юнәлешләрнең берсе – “Диварлардан тыш китапханә” – хезмәткәрләр тарафыннан җәйге вакытларда актив тормышка ашырыла. Үзәк китапханә базасында “Лира” шигърият сөючеләрнең иҗади берләшмәсе эшли, “Өлкән буын” университеты әгъзалары өчен ел дәвамында “Мәдәниятне яктырту” курслары буенча дәресләр үтә. Китапханәчеләр һәм файдаланучылар төбәк, республика, бөтенроссия бәйгеләрендә, Сабан туе, Валда шинясь, Чуклеме кебек шундый күмәк чараларда актив катнаша. Заманча мәгълүмати технологияләрне үзләштерү һәм тәҗрибәгә кертү буенча безнең тарафтан эшләр алып барыла. Агымдагы елның мартыннан район китапханәләрендә барлык китапханә сис­темасын электрон төргә күчерү тормышка ашырыла. 

– Үзәк китапханә быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә, өстәвенә Россиядә 2019 ел – Театр елы, ­Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителде. Әлеге вакыйгалар белән бәйле нинди дә булса тематик ­чаралар уздырыламы соң?

– Әйе, әлбәттә, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Туган якны өйрәнү китапханәләрнең һөнәри эшчәнлегенең бер өлеше кебек” дигән семинар оештырылды, анда “100 елга сузылган юл” дип исемләнгән тарихи күзәтү ясалды, файдаланучылар игътибарына “Үзәк китапханә: үткәннәр битләре” брошюрасы, “Китапханә йөз еллык чигендә” коллажы, китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Россиядә Театр елы һәм Татарстанда Эшче һөнәрләр елы игълан ителү кысаларында актив эш алып барыла. Әлеге тематика буенча һәрбер китапханәдә күргәзмәләр бизәлде, төрле чаралар уздырылды. 

– Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуга 100 ел даталары киләсе елның мөһим вакыйгасы булачак. Аларны яктыртуда китапханәчеләр нинди эш алып бара?

– Китапханәләрдә юбилей даталарына багышланган китап күргәзмәләре оештырылды. Тарихи һәм патрио­тик юнәлештәге чаралар әзерләнде һәм ­үткәрелде.

– Үтеп бара торган елның нәтиҗәләре ничегрәк?

– Китапханәләр тарафыннан 9 ай эчендә 12243 файдаланучыга хезмәт күрсәтелгән, шуның 3609ы балалар. Китап­лар алырга килүчеләрнең исәбе 126173не тәшкил итә, файдаланучыларга 243159 данә басма продукция бирелде, 1199 күмәк чара оештырылды һәм үткәрелде. Социаль-әһәмияттәге әдәби басма программасы кысаларында “Татар китап басмасы”ннан, республика бюджетыннан һәм бюджеттан тыш трансфертлардан, “Бүләк” акциясе ярдәмендә район китапханәләренә 637789 сумга 4596 басма өстәлде. Фондны тулыландыру өчен җирле бюджеттан 100000 сум бүлеп бирелде, аңа 723 китап сатып алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев