Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Укытучы – аның вазифасы

    Байраш мәктәбеннән Нияз Җиһанов 15 елдан бирле математика укыта.

    (Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”).  Апас районында туып-үскән ир-егет башлангыч сыйныфлардан ук математика белән мавыккан. Аның белдерүенчә, һөнәр сайлауда мәктәп укытучылары зур әһәмияткә ия, ул алардан үрнәк алырга теләгән һәм балаларның яраткан остазы булырга хыялланган. Институтны тәмамлаганнан соң, яшь белгеч өчен күрше райондагы авыл мәктәбендә, аның өчен хәзер якын җирлеккә әйләнгән урынга, вакансия табылуын язмыш бүләге дип саный. “Коллектив мине яхшы каршылады, миңа уңыш елмайды, дип уйладым”, – дип сөйли Нияз Әнәс улы. Югыйсә ул гаиләсе белән Тәтештә яшәсә дә, үзенең мәктәбенә тугры калган, район үзәгеннән ул көн саен авылга, үзенең коллективы, үзенең укучылары янына бара. 

    Гади булмаган фәннәр – физика һәм математика – укытучысы балаларда математика белемен үстерергә омтыла. “Балаларның әлеге фәннәр белән мавыгуы укытучыга шатлык китерә, моны һәр яклап хупларга тырышам, кайвакытларда фәнгә карата мәхәббәт һөнәргә әйләнә, – ди Нияз Әнәс улы. – Мисалга, безнең чыгарылыш Чулпан Мөхәммәтуллина Казан мәктәбендә математика укыта, аңарда минем хезмәт өлешем дә бардыр, мөгаен”. Мәктәп чыгарылышлары укытучының таләпчәнлеге, яхшы белем алу, аларга алга таба укырга ярдәм итә, дип белдерә. Балаларның математика буенча имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшыруы, педагогның нәтиҗәлелеге сыйфатлы күрсәткеч булып тора. Гомуми дәүләт имтиханнары-2019 нәтиҗәләре буенча 5 имтихан тапшыручының дүртесе “5” алган, берсе – “4”.

    Коллективта педагогка зур хөрмәт һәм ышаныч белән карыйлар, ул юкка гына директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын биләп тормый.
    “Мәктәптә ир-ат-педагог – үзе зур уңыш, – дип саный Байраш мәктәбе директоры Гөлназ Котдусова. – Безнең Нияз Әнәс улы барысын да булдыра – уку барышын оста итеп оештыра, һәрбер дәресне, һәрбер укытучыны бәяли, әдәплелеге белән аерылып тора, укучылар һәм аларның ата-аналары белән җиңел генә уртак тел таба. Шулай ук, мәктәпнең яшь педагогларына методик ярдәм күрсәтә, аларның һөнәри үсешендә актив катнаша. Ул – минем уң кулым, һәрбер йөкләмәгә  бөтен җаваплылыгы белән якын килә, барысы да тәртиптә буласын белеп торам. Өстәвенә әле ул бик тыйнак, без аны бик ихтирам итәбез”.

    Педагог үзе дә авылда, нәкъ тә әлеге коллективта, әлеге балалар белән эшләве аңа уңайлы булуын белдерә һәм болай ди: “Мин – авыл укытучысы һәм әлеге исем белән горурланам”.            

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: