Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлда игътибарлы бул!

Быелның 4 августында сәгать өченче яртыда Олы Тархан - Олы Боерган автоюлының 12нче чак­рымында юл фаҗигасе була, ВАЗ-21013 машинасы шоферы, идарәне югалтып, юлдан читкә төшеп кап­лана.

Нәтиҗәдә өч пассажир зыян күрә. Күп санлы тән җәрәхәтләре белән алар Буа үзәк район хастаханәсенә китереләләр.

* * *

Шул ук көнне иртәнге сәгать дүртенче яртыда шәһәр үзәгендә тетрәндергеч юл-транспорт фаҗигасе булды.

"Чери А15" ("Чери Амулет") машинасын йөртүче Свердлов урамында тизлек режимын боза һәм, "Сабый" балалар бакчасы каршында автомобиль каплана. Агачка көчле килеп бәрелү нәтиҗәсендә машина двигателе - 23 метрга, ә машина ватыклары 100-150 метрга читкә оча. Өзелгән сул як көпчәк каршы яктан килүче "Дэу Нексия" автомобиленең уң як ишегенә бәрелә һәм андагы пассажирны җәрәхәтли.
"Чери" пассажиры алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә, автомобиль шоферы бераз соңрак хастаханәдә вафат була.

Шофер да, пассажирлар да иминлек каешларын эләктермәгән булганнар.
Юлның бу урынында ясалма тигезсезлек һәм "Балалар" дигән билге урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X