Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңыш күп яктан орлыкның сыйфатына бәйле

Киң ассортименттагы чәчүлек материалларны ничек аерырга һәм кирәклесен генә ничек сайлап алырга? Бу сорауга ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Айрат Хәмиев җавап бирә.

Селекция казанышларының Дәүләт реестрына кертелгән үсемлекчелек орлыкларын сатып алганда озату документларын (таныклыклар) таләп итәргә кирәк. Анда әлеге төр орлыкның тишелеше һәм документның гамәлдә булу вакыты күрсәтелә.

Ил эчендә ваклап сату өчен билгеләнгән орлык пакетларында түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: орлык сатучы оешманың (фирманың) адресы һәм телефоны; культураның, сортның реестр белән тәңгәл килгән исеме; сорт һәм чәчү сыйфатларына билгеләнгән стандарты (ТУ); партия номеры; пакеттагы орлык массасы (граммнарда) яки саны (данәләрдә); числосы, ае һәм елы күрсәтелгән сату вакыты; пакетка шулай ук орлык җитештерүче яки сатучының теркәлгән товар билгесен күрсәтү дә рөхсәт ителә.


Әгәр орлык пакетындагы шул язулар таләпләргә җавап бирми икән, аларны алмавың яхшы.

Кызыксындырган сораулар белән ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Казан, Оренбург тракты урамы, 20 А, тел./факс: 8(843) 570-27-65, 277-68-29 яки Интернет-кабул итү аша shn.tatarstan.ru сайтына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев