Уңышка нигез салына
"Родина" ҖЧҖда сабанчыларны авырлыклар куркытмый.
Барлык авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алуны тәмамлап, механизаторлар зур тырышлык белән киләсе ел уңышына нигез салалар.
- Безнең җирләр балчыксыл авыр туфраклы һәм аларны көздән эшкәртми калдырсаң, язын сөреп кенә яхшы уңышка исәп тотып булмаячак. Шуңа да моңа юл куймаска омтылабыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Алексей Афанасьев.
Биредә кырларның күп өлешен тирән итеп эшкәртеп калдырырга тырышалар. Басуларда Анатолий Карпов, Геннадий Ганькин һәм Валентин Карповлар идарә иткән К-700, чылбырлы ике ДТ-75 тракторы эшли. Алар исәбендә 800 гектар туңга сөрелгән җир, шуларның 250 гектары - картайган күпьеллык үлән басулары. Биредә, кагыйдә буларак, ел саен күпьеллык үләннәрнең өчтән берен яңарталар. Нәтиҗәдә азык басуларының уңдырышы кимеми, ә сөрелгән күпьеллык үлән мәйданнары бөртекле культуралар өчен яхшы элгәрләр саналалар. Быел туфракны өстән эшкәртү өчен мәйданнарның 30 процентка якыны билгеләнгән. Бу эш белән механизаторлар Сергей Ганькин һәм Александр Погодин шөгыльләнә.
Көннәр аяз торганда механизаторлар соңга кадәр эшлиләр. Аш пешерүчеләр алар өчен, урак өстендәге кебек, тәмле итеп төшке һәм кичке ашлар әзерлиләр. - Хәзер зур хезмәт хакы эшләп алу өчен иң кулай вакыт, тик менә яңгырлар комачаулады. Шуңа да карамастан, без туңга сөрүне октябрьдә тәмамларга уйлап торабыз, - ди егерме еллык механизаторлык стажы булган һәм 450 гектарда шушы эшне башкарган Анатолий Карпов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 18:00Алар туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өстендә эшлиләр Тәтеш районы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре Чүпрәле районында узган “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыелышында булып кайттылар.2500
-
17 апрель 2021 - 16:32Хатынын балык тотарга да, атарга да, “Буран” йөртергә дә өйрәткән Тәтештәге атаклы Солтан Яруллин исемендәге стендка ату мәктәбен республикабызда гына түгел, ә аннан читтә дә яхшы беләләр. Чөнки ул бик күп спорт мастерларын, СССР, Европа, дөнья чемпионнарын һәм рекордсменнарын тәрбияләгән һәм тәрбияли.3600
-
16 апрель 2021 - 18:02Укытучы якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыта Миннерауза Әхмәтҗанова Тәтеш татар урта мәктәбендә 2011 елдан бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.9600
-
16 апрель 2021 - 18:00Хәтта төннәрен дә аңа ярдәм сорап килгәннәр Табиб Елена Подвальнаяның вафатына кырык ел вакыт узса да, өлкән буын тәтешлеләр аны үз эшенең остасы буларак искә ала.6700
-
16 апрель 2021 - 17:00Наркотиклар кулланудан ашказаны асты бизе ялкынсына Тәтеш үзәк район хастаханәсенең психиатр-наркологы Наталья Ляченкова наркотикларның кан йөреше системасына һәм сулыш алу системасына йогынтысы турында “Тәтеш таңнары”ның узган саннарында сөйләгән иде инде. Наркотик матдәләр ашказаны-эчәк тракты органнарына да тискәре йогынты ясый.9600
-
16 апрель 2021 - 16:00Әдәбият сөюче хөрмәтле райондашлар “Авангард” гәҗите редакциясендә сатуда “Төзәтәсе ялгышлар бар” һәм “Никах” дип исемләнгән китаплар бар. Тирән эчтәлекле әлеге матур әдәбият китаплары үз укучыларын көтә.9100
-
16 апрель 2021 - 14:00Район авылларында төрле чаралар һәрдаим булып тора – Бакырчы укучылары сыерчык ояларын агачларга беркетеп куйдылар, – дип хәбәр итә авылның социаль челтәрдәге төркеме. – Яз башында гына күзәтелә торган тагын бер рәхәт мизгел – ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. “Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта” дигән сүз бар халыкта.10200
-
16 апрель 2021 - 10:00Кулларыннан гөлләр тама Һәр нәрсәгә оста – алабирделәр Зөлфия Гыйззәтуллинаны шулай диләр.8200
-
15 апрель 2021 - 19:00Корабльне ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк тә Исем – без танышкан вакытта әйтелә торган беренче сүз һәм нәкъ тә ул хәтердә озак сакланып калырлык кичерешләр калдыра.7000
-
15 апрель 2021 - 18:30Эшкуар ике гаиләгә гәҗит бүләк итте Тәтеш районында яшәүчеләр ел саен “Абунә бүләк ит” акциясендә катнашалар, аның ярдәмендә ялгыз һәм берьялгыз кешеләр, күп балалы гаиләләр “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләрен укый алу мөмкинлегенә ия булалар.12700
-
15 апрель 2021 - 16:00Тәтешлеләр Тоталь һәм Галәми диктантлар яздылар Районыбызның 300дән күбрәк кешесе агымдагы елның 10 апрелендә ел саен уза торган “Тоталь диктант” акциясендә катнашты.12100
-
15 апрель 2021 - 15:00Тамашачыларга күңел җылысы һәм рух күтәренкелеге бүләк иттеләр Келәш авылы җирлегенең үзешчән артистлары Тоншерма мәдәният йортында район күләмендәге “Без бер гаиләдәй яшибез!” дигән милли мәдәният фестивале кысаларында концерт программасы күрсәттеләр.10300
-
15 апрель 2021 - 15:00Көчле рухлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Николаевич Авдонин турында без гәҗитебездә берничә тапкыр яздык. Татьяна Шитова безгә Удельное Нечасовода туган үзенең якташы турында сөйләде.7900
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
17 апрель 2021 - 07:00“Укол ясалды, борчылулар юкка чыкты”Районда коронавирустан вакцина ясау бара.4300
-
19 март 2021 - 06:19Эремчекле чизкейк Кирәк булачак: он – 240 грамм, 2 чеметем тоз, шикәр комы – 4 аш кашыгы, атланмай – 130 грамм, йомырканың сарысы – 1, су – 2 аш кашыгы, эремчек (20 %) – 750 грамм, шикәр комы – 200 грамм, көнбагыш мае – 80 миллилитр, йомырка – 3, чеметем ванилин, кукуруз крахмалы – 4 аш кашыгы, сөт – 120 миллилитр.64700
-
19 март 2021 - 16:35Ә син Баласагуни кем икәнен беләсеңме? Бер бик тә истә калган очракны искә төшереп үтәсем килә. Урамда улым белән бер кыз уйнап йөргәнен күрдем дә, яннарына килдем. Сүз аралаш, әлеге кыздан исемең ничек дип сорадым. Ул Айсылу дип җавап бирде. Нинди матур исем Айсылу... Мин әйтәм син татар кызы ич, ник татарча сөйләшмисең дим. Мин оялам ди... Уйга калдым... Ничек инде ул үз телеңнән оялып була? Ул бала моны уйлап әйттеме, уйламыйча әйттеме, күпме вакыт үтсә дә аның әлеге сүзләре һаман да истә. Ул кыз хәзер зур үскән, барысын да аңлаган, үз телен бик нык яратадыр, дип ышанам.62900
-
21 март 2021 - 07:10Мартта комсомол туен уздырганнар – 8 Март бәйрәме узып китте. Ул бик мөһим һәм кирәкле, әлбәттә, – дип яза безгә шәһәрле Илгизәр Галиев.55200
-
26 март 2021 - 15:59Фермерскому движению в Республике Татарстан – 30 лет В Татарстане прошло торжественное мероприятие, посвящённое 30-летию фермерского движения в республике.45500
-
1 апрель 2021 - 06:52Балыкны үзенчәлекле итеп кыздырабыз Соус өчен кирәк: 1 йомырка, 1,5 аш кашыгы майонез, кара борыч. Соусны яхшылап болгатырга.41400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика