Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Уңыш-2012

    Урып-җыю мәсьәләләре район башлыгы ки­ңәшмәсендә көн дә тикшерелә. Райбашкарма комитеты җитәкчесе Радик Нургалиев урып-җыю эшләре комплексын оештыру буенча район штабын җитәкли.


    Урып-җыюны имин үткәрик

    Уңышны җыеп алганда бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен районда хезмәтне һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен саклау айлыгы игълан ителде.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, халыкның мәшгульлек үзәге һәм район АПК хезмәткәрләре проф­союз райкомы милек формасы төрле булган авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә, авыл хуҗалыгы һәм профсоюз комитетлары рәисләренә бердәм хатта бәхетсезлек очрак­ларының төп сәбәпләрен бетерүне тәкъдим итәләр. Алар еш кына урып-җыю техникаларының төзексезлеге, эшләп җиткерелгән һәм расланган хәрәкәт маршрутларының, тиешле урыннарда саклагыч кожухларның һәм чикләгечләрнең, янгын сүндерү җайланмаларының булмавы һәм башка куркынычсызлык техникасын үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыга.

    Айлык максаты - уңышны җыеп алганда бәхетсезлек очракларын бөтенләй булдырмау, ә моның өчен хезмәтне һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тулысынча саклау таләп ителә.
    Николай АРТЕМЬЕВ, АПК хезмәткәрләре профсоюз райкомы рәисе

    Транспортчылар сынатмаслар

    "Содружество" ҖЧҖда барлык 14 комбайн да суктыруга чыккан.
    Беренче булып 109 гектарлы арпаны җыеп алганнар. Уңыш гектардан 33 центнер һәм шуннан соң борчакка керешкәннәр.
    260 гектарның 200е җыеп алуга әзер, калган басуларның өлгергәнен көтәргә туры киләчәк - кузаклар әле яшел. Комбайннарга 24 КамАЗ беркетелгән, тагын шулкадәр машина шоферлары белән килешү бар. Шуңа да транспортны комбайннар түгел, ә шоферлар бункер тулганны көтеп торалар.

    Киләсе елда шикәр чөгендере чәчелергә тиешле 700 гектарлы көзге культураларны дисикантлар белән эшкәртүгә керешкәннәр. Бу берьюлы "ике куян атарга" мөмкинлек бирәчәк. Беренчедән, бөртекләр урып-җыюга бер үк вакытта башакта өлгерәчәкләр. Икенчедән, киләсе елда чөгендер кырларында солыча кебек чүп үләне булмаячак.
    Рәшит ХӘСӘНОВ


    Маршрут билгеләнде

    "Новая заря" ҖЧҖда орлыкка эспарцет суктырдылар һәм арыш урагына төштеләр.
    Әлеге культураның яңа югары уңыш бирүче "Таловская-41" сорты контроль суктыру вакытында гектардан 24 центнер уңыш чыгуын күрсәтте.
    Беренче булып суктыруга "Дон-1500"дә Альберт Гатауллин чыкты, аңа шундый ук комбайнда - Рафис Җәләлетдинов һәм "Дон-1200"дә Илфат Мөхәммәтуллиннар иярделәр. Кыр корабының соңгысына 18 яшь һәм ул комбайнчының кайгыртучанлыгы нәтиҗә­сендә генә хуҗалыкка эшләвен дәвам итә.
    Марат ВӘЛИЕВ

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: