Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урак өсте якынлаша

Узган атнада район комиссиясе авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңышны урып-җыюга әзерлеген бәяләде.

Аграрийлар ашлык җыю комбайн­нарын, туфрак эшкәртү һәм кыр эшләренең көзге комплексында эш­ләячәк башка техникаларын әзерлек сызыгына тезделәр.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов, дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Илдар Сәхауов бары тик техникаларның әзерлегенә генә түгел, шулай ук аларны янгын сүндерү чаралары белән җиһазлау, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә дә игътибар иттеләр, хезмәт хакы һәм урак өстенең башка оештыру мизгелләре белән кызыксындылар. Һәм без шушы көннәрдә авыл кешеләре белән очрашып, беренче чиратта, алда торган игенне урып-җыю турында сөйләштек.
Көч туган җирдән килә
"Техника бик яхшы хәлдә", - диде Урюм фермеры Сергей Казаков.
1430 гектар мәйданда өлгереп килгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар өч "Дон", "Нива" белән җыеп алыначак. КФХ кадрлар белән тәэмин ителгән: биредә даими рәвештә 14 кеше эшли, урак вакытында килешү буенча тагын өстәмә кешеләр кабул ителәчәк. Ындыр табагы тәртипкә китерелде һәм җиһазландырылды, сор­тка аеру машиналары ремонтланды, ашлык кабул итү өчен складка дезинфекция ясалды. Туфрак эшкәртү техникасы да әзер. 4 трактор тирән сөрү өчен сабаннар белән комплектланды.
- Узган елны барлык туңга сөрүне башкардык, быел да шулай эшләргә ниятлибез, - дип әңгәмәне хуплады, хезмәт мәленә ия булган, гаилә эшендә әтисеннән кимен куймаган улы Илья.
Ташламалы, биш процентлы кредит рәсмиләштереп, ягулык-майлау хәстәрен күргәннәр. Куәтле трактор сатып алырга планлаштыралар.
Казаковлар азык әзерләүне дә актив алып бара. Терлек булмагач, аларга азыкның нигә кирәк булуы белән кызыксынам.
- Булачак, - дип белдерделәр әтисе белән улы. - Биналар төзүгә рөхсәт бар, урыны билгеләнгән, кышын симертүгә үгезләр сатып алыр өчен, урактан соң төзи дә башлаячакбыз.
- Беренче чиратта, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен халыкны азык белән тәэмин иттек. 300 тонна төргәкле печән саттык, - диде Сергей Михайлович.
- Кыйммәтме?
- Килосын берешәр сумнан, - дип көлә ул. - Узган елгы - 150 тонна, быелгы 250 тонна печән бар, - дип карап ала Ильяга, әйтерсең лә саннарга үзенең хәтерен тикшергәндәй. Кемдер сөйләшүне отпуск хакында алып бара, ә Казаковлар җир, иген һәм үзләренә шатлык китергән авыр крестьян хезмәте турында сөйлиләр. Аларның барысы да һичшиксез уңышлы булачак!
Кызыксынучан төлкеләр дә күренгәли
"Бакырчы" ҖЧҖ паркында ашлык җыю техникасы кырга чыгу командасын көтә. Әлеге хуҗалык район комиссиясеннән яхшы бәя алды.
- Бөртеклеләр - 3 мең гектар, шуларның 1370е - көзге игеннәр. Карап торышка уңыш яхшы, әмма һава торышы ничек буласын беркем дә белми, - диде хуҗалык җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров.
Быелгы уңышка биредә шактый хезмәт куелган, бер гектарга ике центнер исәбеннән ашлама кертелгән, үсемлекләрне чүптән, чирләрдән һәм корткычлардан саклауны үткәргәннәр. Икмәк фронтында катнашучыларны да кызыксындыр­ганнар. Айга уртача 25 мең алучы механизаторлар урып-җыю вакытында тагын да күбрәк акча эшләп алырга мөмкиннәр.
Барлык өч "Клаас-Тукано" комбайнына бер-берен алмаштырыр өчен комбайнчы куелган.
- Урак өстендә тагын ике комбайн булачак, - дип уртаклаша Илгиз Фатыйх улы. Минем күбрәк белергә теләвемне күреп, әңгәмәнең җитдилеген киметә, - хәтта безнең монда нәрсә эшләвебез төлкеләргә дә кызыклы, кыюландылар, чыгалар һәм механизаторлардан 10 метр читтәрәк басып, карап торалар.
Чистарткычларны, киптергечләрне капиталь ремонтладык. Үлчәү хуҗалыгын тәртипкә китерәбез (күрәбез, иске такталар кирпечкә кадәр сүтелгән һәм яңа материалдан җыялар).
Бу көнне без кайда гына булсак та, һәркемнең уе алда торган урак өсте хакында иде. Игеннәр яхшы. Һава торышы аларга өлгерергә һәм хезмәт нәтиҗәсен җыеп алырга мөмкинлек бирерме икән, чөнки анда никадәрле көч, акча сарыф ителгән. Бу чыгымнар үзен аклармы? "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамов әйткәнчә, "җыеп алыйк, аннары сөйләшербез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев