Утырмага җыелдылар
Хатын-кызның теләсә нинди яшьтә дә чибәр булып күренәсе килә.
(Тәтеш, 15 июль, «Тәтеш таңнары», Ләйсән МАНТОВА ). “Садовод” ТИҮ рәисе Зоя Драгунова гүзәл затлар өчен поселокта Матурлык көне оештырган.
Әниләр үзләренең кызлары белән җәйге җылы кичтә балалар мәйданчыгындагы өстәлләр янына бит-кулларны яшәртү серләренә, бизәнү алымнарына төшенер өчен җыелган.
Тәтешле Лиана Гомәрова биредә мастер-класс уздырган. Катнашучыларның барысы да аның киңәшләрен бик теләп тыңлаган. Чара тәмамланганнан соң, хатын-кызлар бүләк ителгән күңелле мизгелләр өчен оештыручыларга рәхмәт белдергән.
Тәмле хушбуй исе мәйданчыкта озакка кадәр аңкып торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев