Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Уяу булырга чакырып

    Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар футбол буенча FIFA-2018 дөнья чемпионаты матчын уздырган ва­кытта кешеләр күмәк җыелган урын­нардагы шикле әйберләргә һәм ма­ши­наларга аеруча да игътибарлы булырга тиеш.

    Хокук саклау органнары спорт объектларына һәм мондиальдә кат­нашучыларга зур кы­зык­сыну бел­дер­гән, шулай ук стадионнарга, чем­пио­натның башка объектларына нәрсә дә булса алып керергә үтенгән  шикле кешеләргә карата уяу булырга чакыра. 

    Эчке эшләр министрлыгы хез­мәткәрләре искә төшерә, югарыда күрсәтелгән очраклар булганда, бу хакта 112 Бердәм кизү дис­пет­черлык хезмәтенә ашыгыч рәвештә хәбәр итәргә кирәк. Мәгълүматларны ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ Идарәсе хезмәтләренең кизү номерлары буенча яшерен рәвештә дә әйтергә мөмкин.

    БКДХ: 112.
    ТР буенча ЭЧМ: 291-35-28, 291-23-40, 
    291-24-40, 291-20-02.
    ТР буенча Россия УФСБ: 231-45-55.
    ТР буенча Россия УФСБның күп 
    каналлы телефоны: 231-49-00.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: