Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Вакцина ясау нәрсә өчен кирәк

    Россиядә яшәүчеләр күп чирләрдән бушлай вакцина ясау белән тәэмин ителгән.

    (Тәтеш, 17 май, “Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина, Алсу Җиһаншина фотосы   ). Прививка ясатыргамы яки юкмы – һәркем үзе хәл итә.

    Ләкин.... кешенең туганнан соң ук гаять күп сандагы микроорганизмнар белән бәйле булуы бәхәссез. Микроорганизм­нарның бер өлеше кешенең сәламәт организмы өчен куркыныч түгел, башка бер өлеше инде, организмга үтеп кереп, чир китереп чыгара. Организм табигый иммунитет механизмын “кабыза”, әмма чир белән көрәшү нәтиҗәсен һәрвакытта да алдан ук ачык­лап ­булмый... 

    “Иммун системасы нык булган кеше генә инфекцияле һәм вируслы авыруларга каршы тора ала. Моның өчен, үзеңнең ныклы сәламәтлегеңнән тыш, комплекслы профилактик вакцина ясату зарур, ул балаларга гына түгел, шулай ук өлкәннәргә дә кирәк, – дип раслый Тәтеш үзәк район  хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Наталья Знатнова. – Вакцина яисә прививка ясаганда кеше организмына зәгыйфьләнгән яки үтерелгән төрле инфекция­ләр җибәрелә. Вакцина, кеше тәненә эләккәч, вирус белән көрәшер өчен организмның җавап реакциясен тудыра. Әлеге көрәш нәтиҗәсендә организм бу вируска карата антитәнчекләр эшләп чыгара, чынбарлыктагы чирне китереп чыгаручы белән очрашкан вакытта антитәнчекләр чирнең иң башлангыч үсешен туктата яки, шулай да зарарлану барлыкка килгән очракта, организмга вирус белән җитди өзлегүләрсез җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә.
    Вакцина прививка ясалган кеше эпидемия вакытында авырмый дигән 100 процентлы гарантияне бирми, ләкин, әгәр дә андый очрак килеп чыга калса, чирне ул җиңелрәк кичерәчәк, чөнки аның канында тиешле антитәнчекләр ­булачак.

    Кайбер вакциналар беренче тапкырдан ук иммунитет барлыкка китерә, беришләрен яңадан кертергә туры килә. Ревакцинация – үткәндәге прививкалар эшләп чыгарган иммунитетны хуплауга юнәлтелгән чара.
    Прививканы ясатыргамы яки юкмы дигән шикләнүләр барлыкка килгәндә, барлык “риза” һәм “каршы”ларны үлчәп карагыз: сезнең гаилә, тормыш хәлегез, балагызның сәламәтлек торышы яки сезнең үзегез өчен нәкъ тә менә иң мөһиме нәрсә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге өчен барлык җаваплылыкны сез үз өстегезгә аласыз”.
     
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: