Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватанга хезмәт итәсе килгән

“Сугыш елларында беркемгә дә җиңел булмады, бу хакта беркайчан да онытылмый”, – ди Иоковода яшәүче Александр Артюшкин.

(Тәтеш,  14 декабрь, Тәтеш таңнары, Юлия КАЛИНИНА). “Сугыш елларында беркемгә дә җиңел булмады, бу хакта беркайчан да онытылмый”, – ди Иоковода яшәүче Александр Артюшкин. 

Тыл эшчәне хатирәләре буенча, сугыш вакытында ул олылар белән беррәттән колхоз кырларында эшләгән  – җир сөргән, чәчү чәчкән, урманга агач хәстәрләргә, әнисе  белән окоп казырга йөргән.
“Сугыштан соң халык хуҗалыгын күтәрдек. 1947 елда минем һәм ике дустымны хәрби комиссариат аша Кемерово өлкәсенең Киселевск поселогына җибәрделәр. Аннан мин икенче төркем инвалид булып кайттым. Вагоннар бушатканда фаҗига килеп чыкты, өстемә бүрәнәләр ишелеп төште, ләкин барысы да имин үтте. Шахтада бәла-каза булды, анда баш сөягенә зыян килде. Һәм бу минем барлык үсмерлек хыялларымны сызып ташлады. Ә минем  Ватаныма хезмәт итәсем килгән иде, әмма алган җәрәхәтләрдән армиягә бара алмавым ачыкланды. Киң күңелле, эшчән Анастасия исемле кызга өйләндем. Аның белән без 34 ел тату гомер кичердек. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Улларымның берсе Валерий Казанда кардиология үзәгендә кардиохирург булып эшли, кызым Раиса Буа шәһәрендә яши. Үзем хәзерге вакытта улым Сергей белән яшим”, – диде Александр Григорьевич.  Узган атнада ул ­­туксан яшь­лек юбилеен билгеләп үтте, якыннары аны бәйрәме белән ихластан тәбрик итте.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев