Ватанның бөеклеге белән горурланабыз
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 8 июнь, “Тәтеш таңнары”). Без тәтешлеләрдән Россия көне алар өчен нәрсәне аңлатуын кызыксындык.
Шамил Матиев, Олы Тархан:
“Минем өчен ул зур бәйрәм. Озак еллар мәктәптә хәрби белем укытучысы булып эшләдем һәм балаларда бөек илебезгә карата ватанпәрвәрлек, горурлану хисләре тәрбияләргә тырыштым. Аларның күбесе Ватаныбызның лаеклы гражданнары булыр һәм аның алга таба үсүендә үз өлешләрен кертер дип ышанам”.
Александр Подгорнов, студент:
“Россия көне – ул ватанпәрвәрлек бәйрәме, милли берләшү һәм гражданнарның тынычлык символы булып торган бөтен ил кешесенә кадерле көн”.
Ольга Комиссарова, Кошки-Новотимбаево: “Минем өчен аның исеме барлык халыкларга тынычлыкта һәм бер гаиләдәй булып, татулыкта яшәргә кирәк дигән мәгънәдә яңгырый. Гаиләдә һәрбер кеше кадерле һәм кирәкле, шулай ук гаять иксез-чиксез Россиянең һәрбер җирендә төрле милләт кешеләре дә бербөтен булып яши – яраткан Ватаныбызны, иминлек һәм тынычлыкны саклау зарур”.
Надежда һәм Анатолий Неткасовлар, Бессоново: “Без Россиядә, күп милләтле, көчле һәм куәтле илдә яшәвебез белән горурланабыз. Үзебенең эшчәнлек өлкәсе буенча (Анатолий Иванович – геофизик, Надежда Ивановна – тарихчы) без кайчандыр бөтен илне әйләнеп чыгарга өлгердек. Кешеләр һәркайда да игелекле, ярдәмчелләр. Безнең гаилә зур – дүрт бала, килен һәм кияү. Тату яшибез! Авылыбызда яраткан Ватаныбызның бөтен матурлыгы чагыла! Үзебезгә кунакка чакырабыз!”
Материалларны гәҗит хәбәрчеләре әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев