Ватанпәрвәрлек нәрсәне аңлата?
Халкыбызның барлык тарихы патриотлыктан башка көчле держава булдыру, кешеләргә үзләренең гражданлык бурычларын аңлау һәм канунны хөрмәт итәргә өйрәтү мөмкин түгеллеген күрсәтә.
(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таннары», Алинә НУРИЕВА). Балалар сәнгать мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары арасында “Ватанпәрвәрлек нәрсәне аңлата?” темасына анкета тутыру уздырылды. Анкетаның “патриот” төшенчәсен син үзең өчен ничек билгелисең” дигән төп сорау яшүсмерләргә әлеге сүзләргә нинди мәгънә керүен ачыклау мөмкинлеген бирде. Җавап сыйфатында түбәндәге фикерләр алынды: “Үз Ватаны өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышкан кеше, аның алгарышына йогынты ясый”; “Үзенең Ватанын кыю, тәвәккәл саклаучы”; “Үзенең Ватанын яратучы, аның белән горурланучы”; “Үзенең халкы белән горурланучы, туган йортын, гореф-гадәтләрне һәм тормыш рәвешен яратучы кеше”. “Син үзеңне патриот итеп саныйсыңмы?” дигән сорауга барысы да уңай җавап бирделәр. “Синең карашыңча, синең патриотлык хисләреңне булдыруга кем күбрәк дәрәҗәдә йогынты ясады?” – җаваплар: мәктәп, әти-әниләр (42шәр процент), гамәви мәгълүмат чаралары (25 процент), тирә-юньдәге кешеләр (17 процент), китаплар (8 процент) (берничә җавап әйтергә мөмкин иде). “Геройларның батырлыгы нәрсә хакында уйларга этәрә?” дигән сорауга балалар түбәндәге җавапларны ирештерделәр: “Мин нинди яхшылыклар эшли алдым?”, “Ватанга без нинди файда китерә алабыз?”, “Әлеге очракта мин үземне ничек тотар идем?”, “Алар үзләренең илен ничек итеп яратканнар?”, “Үз Ватаны хакына гомерләрен дә кызганмаганнар”. Музыка бүлеге укытучылары Елена Филиппова белән Елена Никитина сораштырылган укучыларның күбесе хакыйки патриотлык турындагы төшенчәгә ия булуларын, алар үзләрен ватанпәрвәрләр дип санауларын, үз илләренең тарихы белән горурлануларын һәм Россиянең киләчәге аларны борчуын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев