Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннарга ярдәм итүгә өлеш кертү

Россиядә ел саен 1 майдан 22 июньгә кадәр “Буыннар истәлеге” дигән хәйрия фонды тарафыннан “Кызыл канәфер” акциясе уза.

(Тәтеш, 19 май, “Тәтеш таңнары", Юлия Калинина). Россиядә ел саен 1 майдан 22 июньгә кадәр “Буыннар истәлеге” дигән хәйрия фонды тарафыннан “Кызыл канәфер” акциясе уза.

Аның максаты – Россия катнашкан барлык сугышлар һәм җирле бәрелешләр ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә акча җыю. Акцияне гади һәм һәркемгә мөмкин булган ысул, барлык Россия буенча челтәр кибетләрендә кызыл канәфер төрендәге значокны сатып алып, шулай ук үзегезнең шәһәр урамнарында “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистларына теләсә нинди иганә ярдәме күрсәтү белән хупларга мөмкин. Сатып алынган һәрбер значок – ул дәвалануга мохтаҗ ветераннарга һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга булышлык күрсәтүгә өлеш кертү. Өстәмә рәвештә ярдәм итәргә теләүчеләр моны фондның рәсми сайты аша башкара ала, алынган акча ярдәмендә күрсәтелә торган чынбарлык­тагы адреслы булышлык турындагы мәгъ­лүмат та шунда ук урнаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев