Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Вшиха “җиңде”

    Безнең гәҗит сайтында “Сезнең өчен Тәтеш шәһәре символы булып нәрсә тора?” дигән сораштыру тәмамланды.

    (Тәтеш, 7 октябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Безнең гәҗит сайтында “Сезнең өчен Тәтеш шәһәре символы булып нәрсә тора?” дигән сораштыру тәмамланды.

    Интернет-ресурстан файдаланучыларга алты варианттан берсен сайлап алырга тәкъдим ителде. Сораштыру нәтиҗәләре буенча Вшиха тавы баскычы алдынгылыкны алды: тавыш бирүчеләр исәбенең 54 проценты нәкъ тә менә аны шәһәребезнең символы дип саный. Икенче урында шактый гына яшь истәлекле урын – кырпы һәйкәле (22), өченчедә – пристань (10), дүртенчедә – шәһәр буасы һәм аның аша ясалган күпер (7), бишенче – шәһәр буасы (4), “башка” төрләр – 3 процент. Сезне чираттагы сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз: “Нинди чаралар сезнең өчен аеруча да җәлеп итәрлек?” Без Интернет челтәрендә: “Тәтеш таңнары” – http://tetyushy.ru/
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: