Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вак-төяк түгел

Аппарат киңәшмәсендә район башлыгы йөкләгән эшләрнең үтәлеше барышы тикшерелде.

- Шәһәрдә автобус тукталышларына килү юллары чистартылган.

- Авыл җирлекләреннән компьютерларны ишле гаиләләрдәге балаларга һәм инвалид балаларга тапшыру буенча инвентаризация эше алып барыла.
Әмма, Валерий Сергеевич билгеләп үткәнчә, йөкләнгәннәрнең барсы да үтәлмәгән. Ул шәһәрне төзекләндерү өчен службалар адресына берничә кисәтү ясады: урамнарда бөтен җирдә дә фонарьлар янмый, тротуарлар тайгак, аларга ком сибәргә кирәк, өсләре ачык булган су-канализация чокырлары бар. Боларны шәһәр хакимияте күрергә тиеш.

"Тетюши Жилсервис" идарә компаниясе җитәкчесе урынбасары Анатолий Полозов күп катлы йортлардагы проблемаларны тикшерү өчен район башлыгы белән очрашуга йорт буенча өлкәннәрне җыю эшен үтәмәгән.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллинга да кайбер бурычлар билгеләнгән. Шуларның берсе - районда үлүчеләр санын киметү, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту. "Медиклар лаеклы хезмәт хакы алалар һәм үз эшләрен бүләкләрсез дә башкарырга, һәр авыруга игътибарлы булырга тиешләр", - дип басым ясады район башлыгы. Контрольдә - этләрнең кешеләрне тешләүләре, яшьләр берләшмәләре эшләрен активлаштыру, ике контурлы казаннар урнаштыру программасының барышы, һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев