Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Вазифалары – янгыннарны кисәтү

    Бүген районда инспекторларның зур булмаган, әмма җаваплы коллективы дәүләт янгын күзәтчелеге органнарының 85 еллыгын билгеләпүтә.

    1955 елдан дәүләт янгын күзәтчелеге инспекция­сенә Гомәр Җиһангир улы Хафизов 30 елдан артык җитәкчелек итә. Виктор Фурасьев, Альберт Садыйков, Евгений Никитин, Альберт Гасимов, Илсур Камбеев төрле елларда әлеге хезмәтнең җитәкчеләре булдылар.

    Соңгы сигез елда Тәтеш районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеген, 2010 елда күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге дип үзгәртелде, Радик Ганиев җитәкли. Аның белән бергә янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәүгә контрольлекне һәм янгын турындагы эшләр буенча сорау алуны өлкән инспектор Рәсим Ибәтуллин, сорау алучы-инспектор Михаил Сергеев гамәлгә ашыралар.

    Бүлек эшчәнлеге, янгыннарның торышы һәм проблемалар хакында укучыларга Радик Ганиев сөйли:


    - Бүлек нинди бурычларны хәл итә?


    - Янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау өстенлекле бурычларның берсе санала. 2011 елда авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм башка объектларда 74 планлы һәм 56 планнан тыш тикшерүләр уздырылды. Нәтиҗәдә тикшерү барышында ачыкланган янгын иминлеге таләпләрен бозуның 259 очрагы бетерелде. Янгын каравылының башка службалары белән берлектә "Торак-2011" операцияләре барышында шәхси йортлар тикшерелде. Район газетасында еш кына мәкаләләр бастырабыз, листовкалар, белешмәлекләр чыгарабыз, янгыннарны кисәтү буенча халык белән очрашулар уздырабыз һәм башка чаралар үткәрәбез.

    - Янгыннарны булдырмау өчен нәрсәләр таләп ителә?

    - 2011 елда 32 янгын чыкты. Шуларның 7се - шә­һәрдә, 25е - авыл җирлек­ләрендә. Янгын китергән зыян ике миллион сиксән мең сум тәшкил итә. Утта алты кеше һәлак булды.

    - Ә янгын чыгу сәбәп­ләре нинди?
    - Күпчелек очракларда янгыннар электротехник сәбәпләр аркасында килеп чыга (10 очрак), ут белән саксыз эш итү - алты, мичләрнең төзексезлеге һәм алардан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү - җиде, ут төртү - дүрт һәм балаларның шырпы белән шаярулары - өч, ә тагын яшен сугу һәм билгесез сәбәпләр буенча - берәр очрак.

    - Янгын хәвефсезлеген үтәмәүчеләр өчен нинди административ чаралар каралган?

    - 2011 елның июненнән административ штрафлар күпкә арттырылды: гражданнар өчен штраф күләме 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр, җаваплы затларга - 6дан 15 мең сумга кадәр, юридик затларга ул 150 меңнән 200 мең сумга кадәр җитә.

    - Янгыннар чыкмасын өчен тагын нәрсәләр таләп ителә?
    - Гражданнар һәм оешма җитәкчеләре көнкүрештә һәм эш урыннарында янгын хәвефсезлегенең барлык таләпләрен үтәсеннәр, ут белән эш иткәндә аеруча игътибарлы булсыннар иде. "Карак берне алса, ут барсын да юк итә", дип юкка гына әйтмиләр бит.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: