Яңа дуслар...
Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумында райондашыбыз да катнашты.
(Тәтеш, 13 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Анда 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән, Татарстан районнарыннан барлыгы меңгә якын егет-кыз җыелды.
Әлеге уңайдан без форумда булып кайткан Байраш кызы Гөлдания Фәттахова (рәсемдә уртада) белән аралаштык.
– Яшьләр өчен нинди чаралар оештырылган иде?
– Беренче көнне теркәлү узгач, төркемнәргә бүленеп башкалабыз Казанның истәлекле урыннарында, төрле музейларда, Татар бистәсендә, мәчетләрдә, Галиәсгар Камал театрында булдык. Аларның һәркайсының тарихи үткәне белән тирәнтен таныштык, – ди Гөлдания хис-кичерешләрен яшермичә. – Һәрбер көн чаралар белән тулыланган иде. “Проектлар аллеясе” дигән күргәзмәдә делегатлар татар телен, мәдәниятне үстерүгә һәм танытуга юнәлтелгән проектларны тәкъдим иттеләр.
– Форум нинди үзенчәлекле яклары белән истә калды?
– Дискуссион алты мәйданчыкта төрле юнәлешләрдәге әңгәмәләр, фикер һәм тәҗрибә алмашу төрендәге чаралар аеруча да кызыклы үтте. Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина хәзерге заман яшьләренең бүгенгесен һәм киләчәген яктыртты, ТР “Татаркино” ДБСУ директоры Миләүшә Айтуганова яшьләр күзаллавы буенча татар киносы нинди булырга тиешлеге хакында сүз алып барды. Танылган астрофизик, Россия фәннәр академиясе академигы Рәшит Сөнәев белән кызыклы очрашу узды. Ул галәмдәге яңа йолдызлар, башка планеталар турында лекция укыды. Боларның барысы да минем өчен мавыктыргыч һәм онытылмас хатирәләргә бай булды.
Якташыбыз әйтүенчә, пленар утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Санкт-Петербургтан профессор Әлфрид Бостонов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Алтын битлек” премиясе лауреаты Нурбәк Батулла чыгыш ясаган. Ә инде “Калеб” дип исемләнгән чара концерт рәвешендә үткән. Анда татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле кунакларны татар биюенең үзенчәлекләре белән таныштырган.
– Пленар утырышта нәтиҗәләр ясалдымы?
– Делегатлар Бөтендөнья татар яшьләре форумын тагын да камилләштерү, үзгәрешләр кертү, аны онлайн режимга чыгару хакындагы теләк-тәкъдимнәрен белдерделәр. Кайберәүләр үз эшчәнлекләре буенча чыгыш ясап, проектлары белән таныштырдылар.
– Мәдәният өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыгызмы?
– Форумның өченче көнендә “Эрмитаж” концерт-холлда заманча татар музыкаларын тыңладык. Биредә бию көйләре, төрле композицияләр яңгырады. Болгарга экскурсия ясап, андагы тарихи урыннар хакында шактый мәгълүматлар тупладык. Ә инде Арчада узган Сабан туе, татар халкының күңелле уеннарын, мили көрәшне карап хозурлану, аерым тәэсирләр тудырды. Сәхнәдә төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән яшьләр, эстрада артистлары чыгыш ясады. “Печән базары”нда узган фестиваль минем өчен чын яңалык булды. Монда татар биюләре, татар халык ашлары пешерү буенча мастер-класслар оештырылган иде. Кыскасы, форум миңа яңа дуслар табарга мөмкинлек бирде, ул яшьләрнең якты омтылышлар белән яшәвен күрсәтте. Әлеге форум егет-кызлар өчен канат куя алырлык проектларны булдырырга, тәҗрибә уртаклашырга яки кайберәүләргә эшчәнлек юнәлешендә яңалыклар күрергә булышлык иткән икән, димәк, алдагы көннәрдә республикабыз яшьләренең уй-ниятләренең тормышка ашуын күрә алачакбыз дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев