Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яңа уку елына түләү өчен гаризалар кабул ителә

    Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә Татарстанның 468 мең баласы дәгъва итә.

    (Тәтеш, 1 август, "Тәтеш таннары"). 

    – Тәтеш районы буенча 6 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларга гаризалар буенча 17 010 000 сумлык 1189 уңай карар кабул ителгән инде, – дип хәбәр итә Тәтеш районында ТР буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте белгечләре.

    Элегрәк күпчелек гаиләләр дәүләт хезмәтләре порталыннан ведомство мәгълүматлары буенча автомат рәвештә формалаштырылган гаризаның әзерлеге турында хәбәр алган иде. Акча рәсмиләштерү өчен ата-аналар мәгълүматның актуальлеген тикшерергә, кирәк булса, мәгълүматны үзгәртергә һәм пенсия фондына гариза җибәрергә генә кала.
    Ата-аналар гаризалары буенча карар чыгаруга, кагыйдәләр буенча, 5 эш көне бирелә. Бу вакыт эчендә фонд бүлекләре ата-аналар тәкъдим иткән мәгълүматны тикшерәчәк һәм түләү хокукын бәяләү өчен ведомствоара соратып алулар ясаячаклар. Баш тарткан очракта, гаилә тиешле белдерү кәгазен карар чыгарганнан соң эш көне дәвамында алачак. Уңай нәтиҗәдә, акча счетка 3 эш көне дәвамында күчереләчәк, ләкин 2021 елның 16 августыннан да иртәрәк түгел.

    – Мәктәп укучыларына түләү – бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы булуын исәпкә алып, ул “Мир” карталарына гына түгел, башка түләү системалары карталарына да күчереләчәк. Гариза тутырганда ата-аналарга шуны да истә тотарга кирәк: анда картаның номеры түгел, ә банктагы шәхси счет реквизитлары күрсәтелә. Шул ук вакытта карта счеты якыннарыңныкы һәм туганнарыңныкы түгел, ә гариза бирүче ата-ананыкы булырга тиеш, – дип билгеләп үтә Тәтеш районында ТР буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте белгечләре.
    фото: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: