Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яңалыкларны белеп торалар

    Без, район гәҗите журналистлары, сатучы Флера Хафизова белән Олы Тархандагы кибетләрнең берсендә таныштык.

    (Тәтеш, 2 июль, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА (автор фотосы)). Абунәче көне уңаеннан район авылларындагы урамнарны әйләнеп узганда, юл өстендә урнашкан кечкенә генә сәүдә ноктасына күз салып чыгарга булдык.

    Чөнки һәр нәрсәдән хәбәрдар булу, халык белән аралашып, аларның көнкүрешен даими күреп-белеп тору әлеге эшчәнлеккә хас күренеш. Без дә бирегә авылда яшәүчеләрнең ничек гомер кичерүен белик әле дигән ният белән кергән идек. Эчке яктан әллә ни зур булмаса да, рәт-рәт булып тезелгән төрле азык-төлектән киштәләр сыгылып тора. Җаның нәрсә тели, рәхим ит! Ягымлы елмаеп каршылаган сатучы район гәҗите хезмәткәрләре икәнлегебезне белгәч, “Тәтеш таңнары”н яратып укуын, аны даими яздыруын белдерде. “Үземне белгәннән бирле алдырабыз. Башта өйдәге өлкәннәр яздырды, хәзер инде бу матур гадәтне без, балалары дәвам итәбез. Гәҗитне бер юлын да калдырмыйча укыйм, һәрбер язма күңелемә хуш килә”, – диде сатучы ихлас итеп.  

    Флера Әнәс кызы (рәсемдә) Олы Тарханда туып-үсә, урта мәктәпне тәмамлагач, Тәтештә кулинария һөнәрен үзләштерә. Балалары – Илнур, Айрат, Алмаз инде буй җиткән. Флера ханым безгә олысының өйләнеп үз гаиләсе барлыгы, ә икесенең бүгенге көндә студент булуы, язмыш борылышлары аны чит җирдән туган якларына алып кайтуы хакында сөйләде.

    Ә без, үз чиратыбызда, кибеткә керүчеләрдән гәҗит хакында сораштык, “Тәтеш таңнары”ннан аерылмауларын белдердек. Кеше шактый җыела башлагач, сатучыга эшендә комачауламас өчен авыл урамы буйлап сәфәребезне дәвам иттек. 

    Бизәкләп ясалган матур йортта һәм капка эчендә кемнәр яшәвен беләсе килү теләге безне әлеге өйнең ишегалдына алып керде. Авылның хат ташучысы Резидә Муллинаның тавышына хуҗабикә Рузалия апа Госманова белән аның кечкенә оныгы да чыкты. Хәл-әхвәлләр сорашкач, сүзебез район гәҗите хакында башланды. “Тормыш мәшәкате белән кайчакларда язылмаган вакытлар да була, әмма гомер иткән төбәкнең яңалыгын белеп тору кирәк дип саныйм, – диде сөйкемле әбекәй. – Рәхмәт керүегезгә, һичшиксез, язылачакмын”.

    Урамда очраган олытарханлылар белән аралашып, көннең узып киткәнен дә сизми калдык. Тәтешкә кайту юлында күктәге болытлар җиргә эре тамчыларын яудырып, табигатьнең гүзәллеген тагын да ямьләндереп җибәрде. Ул шулай ук безнең күңелләребезне дә сафландыргандай, рухландыргандай тоелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: