Ягу сезоны җиткәндә
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гафуров актив киңәшмәсендә күп фатирлы йортларның кышка әзерлеге турында хәбәр итте.
"Тетюши Жилсервис" ҖЧҖ идарә компаниясе карамагындагы 86 күп фатирлы йортның 81е ягу сезонына әзер, дип билгеләп үтте ул. Ишекләр урнаштырыла, тәрәзәләр җылытыла. "Биш йортка капиталь ремонт ясалды, эшләр тулы күләмдә башкарылды. Егерме дүрт йорттагы фатирлар аерым җылытуга күчерелде: шуларның уналтысында эшләр тәмам. 15 сентябрьгә барлык йортлар да җылыту сезонына әзер булырга тиеш", - дип белдерде Рамил Рәшит улы.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар мәсьәләсе дә көн тәртибеннән төшмәгән. Әҗәтлеләргә 17 материал судка тапшырылган, өч очракта бурыч инде тулысынча түләтелгән. Әлеге эш дәвам иттерелә.
Теманы дәвам итеп җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Наил Урманов чыгыш ясады һәм җылылык трассаларында, котельняларда агымдагы һәм капиталь ремонт планлы рәвештә алып барыла дип билгеләп үтте. Биш сәнәгать һәм мәктәпләргә, социаль-мәдәни-көнкүреш объектларына җылылык бирүче 32 котельня әзер.
Фатирларны аерым җылытуга күчерүгә бәйле рәвештә, аларның хуҗаларының гомуми куркынычсызлык өчен җаваплылыклары арта.
"Әкият" балалар бакчасын, шәһәрдәге 2нче һәм кадет мәктәпләрен блоклы котельняларга күчерү планына бәйле рәвештә, шушы көннәрдә алар монтажланачак һәм урнаштырылачак (тоткарлык җайланманы кайтару белән килеп чыккан).
Котельнялар турындагы яңа программаны тормышка ашыра барып, мәктәпләр котельняларында 21 казан алыштырылган. Районның газ өчен әҗәте 2,5 миллион сумга кимегән, 2 миллион 361 мең сумы - халык бурычы. 800 фатирның (алдагы елларда бу сан артачак) аерым җылытуга күчерелүен исәпкә алсак, җайланмаларга хезмәт күрсәтү мәсьәләсе килеп туа. Моны Буа аша хәл итәргә туры килер микән?
Наил Урманов әйткәнчә, "Татрегионсервис" ҖЧҖ (Казан) штатына махсус кеше билгеләнгән, ул әлеге эш белән турыдан-туры Тәтештә шөгыльләнәчәк. Гаризалар бердәм диспетчерлык хезмәте аша (телефон 89179000900) кабул ителәчәк һәм мастерга тапшырылачак. Ул, үзенең булачак объектларын тулысынча күз алдына китерү өчен, инде йортларны кабул итү комиссиясе составында эшли дә башлады.
Кирәк булган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге казаннарда һәм килешүләрдә күрсәтелгән. Бу хакта абонентларга инструктаж вакытында әйтеләчәк, мәгълүмат йортлар буенча өлкәннәрдә дә булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 09:39Республикада коронавирустан тагын өч кеше вафат булган Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүчеләр саны 225гә җиткән.1400
-
18 гыйнвар 2021 - 08:02Мәктәп укучыларының әдәбият буенча республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау һәм региональ этаплары нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучыларны лаеклы тәкъдим итте.1800
-
18 гыйнвар 2021 - 06:33“Татар халкы фольклоры” исемле танып-белү программасы үткәрделәр Татар фольклоры - ул татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы жанрларның уникаль төрлелеге.2100
-
17 гыйнвар 2021 - 21:24Республикада -34 градуска кадәр суытачак Урыны белән бераз кар яварга һәм томан төшәргә мөмкин.4400
-
17 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстан юлында, ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешкәч, ир белән хатын имгәнгән Алар белән бергә машина салонында бер яшьлек бала да булган, ул җәрәхәтләнмәгән.4300
-
17 гыйнвар 2021 - 16:28Республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.4500
-
17 гыйнвар 2021 - 14:04Татарстанның спорт мәктәпләрендәге яшь көрәшчеләр ярышты Турнир 14 авырлык категориясендә үтте.6200
-
17 гыйнвар 2021 - 11:52Ватанны яратырга өйрәткән Педагог Анастасия Топорковага безнең районда беренчеләрдән булып республиканың атказанган укытучысы исеме бирелгән.6600
-
17 гыйнвар 2021 - 08:28Олы Тарханда яшәүче район гәҗитендә призлар уйнатуда катнаша Узган ел ул төп приз - телевизор алып киткән иде, ә бу юлы - мендәргә ия булды.7300
-
16 гыйнвар 2021 - 16:01Шакировлар: “Әле генә өйләнешкән кебек” Кече Әтрәчтә яшәүче Дания һәм Шәүкәт Шакировлар (рәсемдә) 50 ел бергә гомер кичерә.5600
-
16 гыйнвар 2021 - 14:10Республикада киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак Вакцинациягә интернет аша гына түгел, ә поликлиникага шалтыратып та язылып булачак10800
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
18 гыйнвар 2021 - 09:36Игътибар! COVID-19дан вакцина ясыйлар!Өстәмә мәгълүматны поликлиника регистратурасының 2-54-77 телефоны буенча белә аласыз.1500
-
1 гыйнвар 2021 - 10:0899900
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.55900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика