Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яхшы сыйфатлы азыклар ярдәмендә фермаларның продуктлыгын арттырырга

    Тәтеш районында “Колос” агрофирмасы базасында булып узган авыл хуҗалыгы семинарының төп темасы кукуруз үстерү хакында иде.

    (Тәтеш, 17 сентябрь, Тәтеш таңнары). Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вә­килләре, авыл хуҗа­лыгы предприя­тие­ләре җитәкчеләре, Та­тар­станның махсус пред­приятиеләре вә­килләре катнашты.

    Теоретик өлеше Жуково авылы мәдәният йортында узды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев кереш сүздән соң, ныклы азык базасыннан башка терлекчелекне үстерү мөмкин түгел дип билгеләп үтте. 

    – Сөтчелек терлекчелеге тагын да табышлы булсын өчен, киләсе елга безгә кукуруз үстерүгә төп игътибарны юнәлтергә кирәк, – дип басым ясады Ирек Әдип улы. – Без нинди чәчүлек орлыклары сатып алу кирәклегенә төшенер өчен җыелдык. Нинди сортлар һәм гибридларның бүгенге шартларда үзләрен иң яхшылар буларак күрсәтүләрен анализлау зарур. Моны нигез итеп алырга һәм быелгы кебек корылыклы ел кабатланса, быел “Колос” демонстрацион участогында  иң югары продуктлылык күрсәткән сортларны сатып алырга һәм чәчәргә кирәк.

    Семинар барышында кукурузны эшкәртү технологияләре, куль­тура­ларның мине­­раль туклану үзенчә­лек­ләре мәсьәлә­ләре куз­гатылды, югары продуктлылыклы азык салу технологияләренә игъ­тибар юнәлтелде, туф­ракның агрохимик һәм азыкларның сыйфатын тикшерү җайланмасы күрсәтелде.

    Махсус предприя­тиеләр вәкилләре, шулай ук “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Ранис Мәүлиханов культураларны терлекләр өчен югары энергетиклы азык буларак үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул хуҗалыкта кукуруз үс­терүгә зур игътибар бүлеп бирелүен билгеләп үтте һәм болай диде: 

    – Силоска һәм бөртеккә кукуруз гибридлары чәч­тек. Быел культура яхшы өлгерде, коры матдәнең авырлыгы бездә 50 процент. Сөрүне 30 сантиметр тирәнлектә әйләндереп каплый торган сука белән эшлибез. Иртә чәчүне тәҗрибәдә кулланабыз, моның белән беррәттән катлаулы ашламаларны файдаланабыз. Силоска яшел кукуруз уңышы быел гектардан – 300 центнер, бөртеккә 70 центнердан артык тәшкил итте. Кукуруз бөртеген киптерү өчен агымдагы елда киптерү җайланмасы сатып алдык һәм урнаштырдык.

    Семинарның гамәли өлеше “Колос”ның тәҗ­рибә кырында узды, анда демоүрнәк­ләр каралды һәм һәрбер гибридның үзенчәлекләре, аларны аерып торган билгеләрен тәкъдим итү булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: