Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яхшы уку – ул күнегелгән гадәт

    Без Тәтеш районы мәктәпләрен бик яхшыга тәмамлаучы ­чыгарылышлар турындагы язмаларны бастыруны тәмамлыйбыз.

    (Тәтеш, 30 июль, "Тәтеш таңнары"). Олы Тархан һәм Олы Шәмәк урта мәктәпләренең медаль ияләре уңышка ничек ирешүләре хакында сөйләде.

    Олы Тархан урта мәктәбен агымдагы елда тугыз укучы тәмамлады, алты кыз – бик яхшы билгесенә.

    Виктория Пелькина: “Минем өчен мәктәп – ул кечкенә тормыш, ул олы тормышның төп башлангычының берсе. Яхшы укучы булыр өчен, бары тик көч куярга кирәк, моның нәтиҗәсендә үзеңнең максатларыңа ирешәсең, ә укытучылар ярдәм итәчәк. Укуда төп нигез – ул әти-әниләр. Әни авыр минутларда һәрвакытта кирәкле сүзләрне таба һәм ышаныч бүләк итә белә. Мәктәбемнең кабатланмаслыгы шуннан тора, бездә бары тик искиткеч, игелекле һәм игътибарлы укытучылар гына эшли, алар һәр укучыга якын килү җаен табуга сәләтле. Һәр дәрестә алар безгә үзләренең күңел җылысын бирә. Тарих – мәктәптәге иң яраткан фәннәремнең берсе. Аны үзеңнең һәм башка халыкларның илен тагын да яхшырак белер өчен өйрәнергә кирәк. Галина Ивановна Овчинникова, Зөмәрә Сәгыйть кызы Малькова, Евгений Сергеевич Миронов, Расых Интал улы Шагаев безне имтиханнарга бик яхшы әзерләделәр. Мәктәп минем йөрәгемдә мәңгелеккә уелып калачак. Хәзер минем өчен иң мөһиме, ул имтиханнарны уңышлы тапшыру һәм хыялымдагы югары уку йортына ­укырга керү”.

    Диана Солтанова: “Бик яхшы нәтиҗәләргә мин максатчанлыгым һәм әти-әниемнең ярдәме белән ирештем. Әни минем өчен үрнәк булды. Ул мәктәптә яхшы укыган, хәзер дә шунда эшли. Без 8нче сыйныфта химия­не өйрәнә башладык, һәм мин әлеге фәнгә гашыйк булдым диярлек. Химия дәресләренә бик теләп йөрдем, һәрберсендә ниндидер яңалык һәм кызыклы үзлекләрне белдем. Бик яхшы укучы булуы авыр дип әйтмәс идем, иң мөһиме укырга, бер тизлектә булырга һәм ялкауланмаска кирәк. Шул чакта барысы да уңышлы булачак. Чөнки уку барышы бик әһәмиятле һәм файдалы шөгыль”.

    Екатерина Саймуллина: “Ях­шы уку – минем күнегелгән гадәт. Мин укуга һәрчак җаваплы карадым, үз өстемдә эшләдем. Миңа ниндидер яңалык белү ошый, шуңа күрә уку да җиңел бирелде. Мин барлык коллективка ярдәмнәре һәм киңәшләре өчен рәхмәтле. Олы Тархан урта мәктәбе укытучылары һәм директоры Расых Интал улы Шагаев һәрчакта безне хуплады, җиңүләребезгә ихластан сөенде. Мин – әлеге мәктәптә алган белемем ярдәмендә  муниципаль, рес­публика олимпиадаларында күп тапкырлар җиңүче һәм призер булдым, Унбер ел бер мизгелдә узып китте. Әлеге еллар дәвамында гаиләбез миңа һәрвакытта ярдәм итте. Нәкъ тә менә әти-әниемнең тәрбиясе белән мин шундый булдым”.

    Ләйлә Шиһапова: “Безнең класс һәрчак көчле: яхшы укучылар күп булды. Бишенче сыйныфтан ук инде зур өметләр куелды, шуңа да аңа яраклашырга туры килде. Үземнең бишлегә укуымны әйткәч, әниемнең беренче шатлануын, ничек итеп сыйныф җитәкчемнең башка укытучылар алдында сыйныфта алты отличник барлыгын мактанып әйтүен һәм аңардан ул чакта көлүләрен, безнең барыбер дүртлеләр ала башлаячагыбызны әй­түләрен хәтерлим. Шулай булды да: дүртлеләр, өчлеләр, икелеләр – боларның барысын да кичерергә туры килде. Әлбәттә инде, укытучылар шулай ук аңлаучан булып чыкты. Унынчы сыйныфтан безнең төп максат билге түгел, ә белем алу булды, чөнки алда имтиханнар, укытучылар да, безнең кебек, моны шулай ук бик яхшы аңлады. Отличник булу – ул уңыш дип санамыйм. Бик яхшы уку  – ул укучының гына түгел, шулай ук аның тирәсендәге кешеләрнең: ата-аналар, укытучылар, дусларның да гаять зур хезмәте. Килеп туган хәл, этәргеч ясау шулай ук әһәмиятле. Ләкин мин әлеге абруйны ниндидер бер шундый зур игътибарга лаектыр дип санамыйм, чөнки бу мине кеше буларак билгеләми. Отличник булмау – гадәти хәл, отличник булу  – шулай ук гадәти күренеш. Без барыбыз да төрле, безнең ресурслар күләме баштан ук төрлечә, һәм мин барысының да эчке кичерешләрендә билгегә бәйле булмаган ниндидер яхшылык барлыгына ышанам. Әти-әнине шатландыру, аларның горурлануын күрү рәхәт, әлбәттә, шулай да сыйныфташларның үз киләчәкләренә караганда күзләрендә ничек итеп очкыннар кабынуын күрү тагын да күңеллерәк. Син, нәкъ тә менә син, әлеге гаҗәеп чыгарылышның бер өлеше булуын белү канатлар өсти. Һәркемнең аттестатында бишлеләр булмаса да, иң мөһиме алда безне бары тик ­яхшылык­лар гына көтсен”.

    Гөлинә Насыйрова: “Тырышып укыдым, үземнең максатка омтылдым. Укытучылар һәрвакытта ярдәм иттеләр. Яраткан фәнем – география, шуңа күрә әзерләнү һәм фәннәрне тапшыру катлаулы булмады. Киләчәккә планнар – югары уку йортына керү һәм кызыксындырган белгечлегемә уку”.

    Мәктәп директоры Расых Шагаев әйтүенчә, Олы Тархан урта мәктәбенең тагын бер медаль иясе Гөлнара Дәминова БДИны тапшырмау хокукыннан файдаланган һәм хәзерге вакытта Санкт-Петербургтагы урта махсус уку йортларының берсенә укырга керергә әзерләнү белән мәшгуль.

    Олы Шәмәк урта мәктәбен агымдагы елда 5 укучы тәмамлады, шуның берсе – бик яхшыга.

    Мария Лашманова: “Миңа бик яхшы нәтиҗәгә ирешә алуда педагоглар әһәмиятле роль уйнады, алар үз укучыларының һәркайсына бик күп көч, тырышлык куйды һәм белем бирде. Уку барышының миңа бары тик күңелле кичерешләр генә китерүе дә мөһим булып тора, шуңа да парта артында вакыт тиз, сизелмичә һәм кызыклы үтте. Мәктәптәге иң яраткан фәнемне аерып әйтүе читен, шунысын кыю итеп әйтә алам, физик культура дәресендә волейбол уйнауны түземсезләнеп көтә идем. Киләчәктә Казанга күченергә һәм югары уку йортына укырга керергә ниятлим”.

    Чыгарылышларны алда яңа тормыш көтә, ул һәрвакытта аяз булсын иде. Хәерле юл, яшьләр!    

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: