Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яктылык модасы – җәяүлеләр өчен иминлек

Семинарда катнашкан мәктәпкәчә белем би­рү хезмәткәрләре балаларны юлларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген җиңел генә өйрәтергә мөмкин булуы хакында белделәр.

(Тәтеш, 12 ноябрь, Тәтеш таңнары, Елена КАЛАШНИКОВА). Тәтештәге “Миләшкәй” балалар бакчасы базасында үткән семинарның темасы балаларның юл-транспорт хәрәкәтендә җәрәхәтләнүен профилактикалау эшләре төрләренең берсе кебек, шулай ук берничә идеяне берләштерү, караш, фикерләү, эшчәнлек өлкәсе булды. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты.

“Тәҗрибә алмашуның шундый төрдә узуы бик яхшы. Сезнең үзара бердәм эшләвегез һичшиксез җимешләрен бирәчәк, балаларны без бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтә алачакбыз”, – дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина.

“Миләшкәй” балалар бак­часы шулкадәр әһә­миятле чара уздыру урыны итеп тәүге тапкыр гына билгеләнми: мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә яшь буынга юлларда үзләрен дөрес тоту кагый­дәләрен өйрәтүгә зур игътибар бүлеп бирелә. Семинар башланыр алдыннан “Миләшкәй” пе­дагоглары тарафыннан эшләнгән һәм әзерләнгән әйберләр күргәз­мә­сендә тәкъдим ителгән өстәл уеннары бе­лән танышу мөмкинлеге булды. Алга таба, тавыш бирү юлы белән, иң яхшы автор сайлап алынды: ул Гөлнар Галиәкбәрова дип танылды.

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар агитбригадасы ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән бергә театральләштерелгән күренеш әзерләгән иде, аның темасы шулай ук юл хәрәкәте кагый­дәләрен үтәү булды. Семинарда катнашучылар шуннан соң аерым төркемнәргә бүленделәр. Аларның һәркайсында, үрнәк буларак, балалар белән аерым эшләү төре күрсәтелде. Кунак­лар “Тылсымлы куб” дигән мас­тер-класс кы­саларында геомет­рик сурәтне балаларны юлда йөрү кагый­дәләренә өйрәткәндә ничек кулланырга мөмкин булуын белделәр, ә “Яктылык модасы – җәяүлеләр өчен иминлек” дип исемләнгән тантаналы йөрештә як­­тылык кайтаргыч әйберләрне файдаланып әзерләнгән кием­нәрнең модельләре һәм үзенчәлеклелеге күп төрле булуы белән гаҗәп­ләндерде.

“Балаларны юлларда имин йөрүгә өйрәтү безнең өчен төп бурычларның берсе булып тора. Һәм без, матур гадәт буенча, барлык яктан якын килү нигезенә тая­нып, әлеге юнәлештә эш тәҗрибәсен уртак­лаштык. Кунаклар, үз чиратларында, башкарган эшләрен тәкъдим иттеләр. Без бер-беребездән күп нәрсәләргә өйрәндек”, – дигән нәтиҗә ясады семинарга “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Татьяна Лубганс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X