Яр Чаллыда югалган 13 яшьлек баланы өч тәүлек эзләгәннән соң тапканнар
Малай шимбә көнне, ягъни 21 майда, кичке якта югалган.
(Тәтеш, 23 май, “Тәтеш таңнары”). 13 яшьлек укучы малайның югалуы турында хәбәр «Василиса» эзләү-коткару отрядының социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыккан иде.
Малай шимбә көнне, ягъни 21 майда, кичке якта югалган. Бала өеннән чыгып киткән, шул вакыттан бирле аның кайда икәне билгеле булмаган.
Укучы малайны өч тәүлек эзләгәннәр. Аны бүген көннең икенче яртысында тапканнар. Үсмер исән. Агентлык мәгълүматлары буенча, бала Киров өлкәсендә табылган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/callyda-yugalgan-13-yaslek-ukucyny-oc-taulek-ezlagannan-son-tapkannar-5854972
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев