Сүзем - Түбән Тархандагы иман йорты турында.
Билгеле, авыл картайган, анда күбесенчә өлкәннәр генә яши. Без, аларның балалары, читкә китеп урнаштык, кайсыларыбыз күптән күченеп төрле шәһәрләрдә гомер кичерәбез. Шулай да, туып-үскән авылның яшәеше барыбызны кызыксындыра дип уйлыйм. Чөнки аның урамнарында күңелле балачакларыбызның, яшүсмер вакытларның үткәне әле дә якты хатирә булып саклана. Күпләребезнең кадерле кешеләре әлеге авыл зиратында җирләнгән. Яз һәм җәй айларында мәрхүмнәрнең каберләрен чистартырга, туган нигезебез истәлеген саклаган авылыбызга ел саен кайтабыз. Ни аяныч, әрвахлар рухын искә алырлык мәчетебез бик күптәнге. Шәфкатьле авылдашларыбыз ярдәмендә манара һәм уку бүлмәләрендәге тәрәзәләр, тагын берничә җире яңартылды. Шулай да, әле төгәлләп бетерәсе эшләр шактый. Кайчандыр гади өйгә манара куеп ясалган мәчетне тулысынча төзекләндерәсебез килә, анда яше дә, карты да кереп дога кыла алсын иде.
Тиздән май бәйрәмнәре җитә. Авылда һәм читтә яшәүче барлык кечетарханлылар, мәрхәмәтле, киң күңелле дин кардәшләребез, райондашлар мәчетебезне яңартуга акчалата яки төзелеш материаллары белән ярдәм итә алсагыз чын йөрәктән рәхмәтле булыр идек. Теләге булган һәркем авыл мәдәният йорты директоры Зифа Галиулловага мөрәҗәгать итә ала.
Кылган изге гамәлләребезнең әҗере, үзебезгә мең савап булып әйләнеп кайтыр, Алла теләсә.
Нет комментариев