Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты финалы беренче тапкыр дистанцион рәвештә үтте

Республикабызның җыелма командасында 206 яшь һөнәр иясе җыйналган, алар 158 компетенция буенча ярышкан.

(Тәтеш, 22 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанның җыелма командасы “Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль яулады, дип хәбәр итә ярышны оештыручылар.

“Ярышларны ябу тантанасында төбәк җыелма командалары арасында “Россия төбәкләре кубогы” рейтингы алдынгылары турында әйтелде. Татарстан Республикасы диплом һәм беренче дәрәҗәдәге кубок алды”, диелә хәбәрдә.

Республикабызның җыелма командасында 206 яшь һөнәр иясе җыйналган булган, алар 158 компетенциядә ярышкан. Пандемия белән бәйле, катнашучыларның һәркайсы үзләренең төбәгендә медаль алу өчен көч куйган. “Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты финалы беренче тапкыр дистанцион рәвештә уздырылган.

Әлеге ярышлар көллиятләрдәге һәм компетенцияләрдәге үзәкләрнең мәйданчыкларында үткән. Финалга чыгучыларның чыгышларын экспертлар төгәл вакыт тәртибендә күзәткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев