Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел корткычлар

Чүп үләннәре – ул авыл хуҗалыгы кырларында үсүче һәм авыл хуҗалыгы культураларына зыян салучы үсемлекләр.

(Тәтеш, 13 июль, «Тәтеш таңнары»). Бары тик илебез территориясендә генә дә алар 1,5 меңгә якын төрдә исәпләнә. ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Линар Шәйдуллин безгә чүп үләннәренең төрләре һәм культуралы үсемлекләргә зыяны турында сөйләде.

– Чүп үләннәре авыл хуҗалыгына гаять зур зарар китерә. Алар авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлыгын киметә, продукцияләрнең сыйфатын начарайта. Чүп үләне бик баскан кырларда уңыш 1,5-2 тапкырга кими. Чүп үсемлекләре нык тамыр җибәреп, зур күләмдәге дымны һәм файдалы матдәләрне суырып ала. Шулай итеп, буш солы, сары кандала үләннәре туфрактагы дымны 1,5 тапкыр, ә ачы әрем, бодайга караганда, 2 тапкырга күбрәк куллана. Ярым корылык­лы һәм корылыклы районнарда чүп үләннәре аеруча да зыян китерүчән, алар туфракны бик каты киптерәләр. Кыр билчәне туфрактан азотны 1,5 тапкырга, кыяклы иген ашлыгы белән чагыштыр­ганда  калийны 2 тапкырга күбрәк сарыф итә, кыр наратбашы азот, фосфор һәм калийны, көзге ашлыкка караганда, 5-7 тапкырга күбрәк үзләштерә. Кертелгән ашламаларның нәтиҗәлелеге шунлык­тан кинәт кенә кими.

Чүп үләннәре корткычлар үрчүгә һәм авыл хуҗалыгы үсемлекләрендә авырулар таралуга йогынты ясый. Шулай итеп, кыр эт эчәгесе һәм төрле билчән яфракларында уҗым ябалакчыгы йомырка сала; кыяклы чүп үләннәре тамырларына иген ашлыклары өчен куркыныч корткычлар – гессен һәм швед чебене “оялый”. Сарут иген бөртекләренә  гөмбә йоктыручы булып тора, әвернә чәчәкле чүп үләннәре күп чирләрне таратуга, мәсәлән, ялган ончыл чык барлыкка килүгә йогынты ясый.

Чүп үләннәренең күбесе авыл хуҗалыгы терлекләренә, кешеләр өчен зарарлы һәм хәтта агулы. Алар авыл хуҗалыгы машиналарының, мисалга, комбайннарның эшен авырлаштыра: яшел сабаклар һәм яфраклар махсус транспортерларны, элеваторларны тыгылдыра, бу еш кына җимерелүләргә китерә, ашлыкка чүп үләннәренең күп сандагы яшел өлешләре эләгә.

Чәчүлекләрнең чүпләнүе авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын киметүгә генә китереп калдырмыйча, шулай ук продукциянең сыйфатын да начарландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев