Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яшел Үзәндә Горький исемендәге судно төзелеше заводында йөзмә кранны җил алып киткән

    Предприятие хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлне кәрәзле телефон камерасына төшергән.

    (Казан, 30 май, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә Горький исемендәге судно төзелеше заводында җил аркасында йөзмә кран су буенча хәрәкәт иткән.

    Предприятие хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлне кәрәзле телефон камерасына төшереп өлгергәннәр.

    Видеоязмада әллә ничә тонналы машина зур булмаган катерга бәрелә, аннары завод территориясеннән йөзеп чыкмакчы булып, су буенча хәрәкәтен дәвам итә.

    Эшчеләр кранны туктата алу-алмавы билгесез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: