Яшел Үзәндә яшәүче ике ир-ат Кырым тауларында адашкан
Туристлар республиканың барырга кыен булган таулы районнарыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә яшәүче ике ир-ат Кырым тауларында адашкан. Бу хакта «Новый Севастополь» газетасы яза.
Яшел Үзәндә яшәүче 24 яшьлек ике ир-ат Фиолент борыны тирәсендәге урманда адашкан. Туристлар республиканың барырга кыен булган таулы районнарыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган.
Татарстанлыларга төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары ярдәмгә килгән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев