Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яшьлегемә кайтмас идем

    Сугыш чоры балалары күргән авырлыклар, михнәтләр безнең өчен бик гыйбрәтле. Бакырчыда гомер итүче Мөслимә әби Мөхәммәтшина шундыйларның берсе. Бер очрашуыбызда ул үз башыннан кичергәннәрне миңа да сөйләде.

    "Бөек Ватан сугышы баш­ланганда 7 яшьтә идем. Илебезгә немец илбасарлары бәреп керү хәбәрен әти белән әңкәй кич эштән кайткач әйттеләр. "Безгә фронтка китәргә туры киләчәк", - диде әти. Аны 1941 елның 28 июнендә фронтка алдылар. Ул Суслангер дигән җиргә барып эләгә, бер елга якын шунда ач көе эшләтәләр. Сөяк белән тирегә калып, йөри алмаслык хәлгә килгәч, өйгә кайтарып җибәрәләр. Бер ай өйдә ял иткәч, әтине янә сугышка озаттылар һәм ул 1943 елның ноябрь башында яраланып кайтты.
    Унҗиде яше тулмаган Мәс­гуть абыем яу кырында ятып калды.
    Мин Бакырчы җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, өч ел Олы Тарханда укыдым. Ул чакларда укырга китабы, язарга дәф­тәре булмады. Ручкаларны чырадан ясап, аңа җеп белән ка­ләмне бәйләп яза идек. Дәфтәр булмаганлыктан, иске китап битләренә, юл араларындагы ак урыннарга яздык. 3-4 укучыга бер китап, анысы да бездән олыраклардан калган, тау­шалып беткән. Кара­ны да үзебез ясыйбыз һәм кечкенә шешәләргә салып барабыз, ул түгелеп әйберләрне пычраткан чак­лар күп булды. Ә инде букчабыз корамадан (төрле тукыма кисәкләреннән) тегелгән. Кай­берәүләр фанердан ясалган белән йөрделәр.
    Ул еллар башка беркайчан да кабатланмасын иде.
    Казаки киемнәр (якасыз, кулдан тегелгән), йон оек, ситса күлмәк, яз-көз агач башмак, күтәртмәле чабата, шахтер галошы кидек. Җәен яланаяк йөреп үкчәләр ярыла, аны кич йокларга ятканда әни катык белән сылап калдыра, ул түзә алмаслык әчетә, - ди ул уфтанып.
    - Заманасы авыр булса да, терлекләр дә асрадык. Ул чакларда хәзерге ке­бек колхоздан печән бир­­миләр, саламны да хез­мәт көненә карап кына язалар, шуңа да кырдан үлән җыйдык. Җирне атлар бе­лән сукалаган­лыктан (кай­вакыт хатын-кызлар көрәк белән казыдылар), иген басуларын чүп басты. Шуны утап җыябыз да, күмәгә җигелеп, өйгә алып кайтабыз. Киптерәсең дә, кышлыкка азык. Саламны ишек алдына таратып, мал-туарны шунда чыгарып аша­­табыз һәм калганын төнгелеккә чоланга кертеп куябыз, ә иртән мичкә ягабыз. Тиресне кырга түкмәдек. Аңардан кирпеч суктык, суын көянтә белән тау астыннан ташыдык. Аларны кышын утын урынына яктык.
    Авылда ир-атлар юк, бар да сугышта. Хәтта хатын-кызларны да фронтка һәм калага эшкә җибәрделәр. Алар окоп казыды­лар, урман кистеләр. Кыр­ларны ат белән сукалап, кул белән чәчтеләр. Бөтен хезмәт авылда кем бар, шуларга калды. Җәйге каникулларда балалар кол­хозда эшләделәр. Мин дә 4нче сыйныфтан алып 10га кадәр яшелчә бакчасында көч түктем. Иртән кояш чыкканчы эшкә барып, кояш баегач кына кайттык. Сугыш елларында карты-яше, барсы да, тизрәк Җиңүне якынайту өчен үзләренең көчен кыз­­ганмый, көнне-төнгә ял­гап эшләделәр. Бала-чага булсак та, уеннар уйнап йөрү безгә тәтемәде. Арып кайт­кач, йоклау ягын карый идек. Үсә төшкәч кичке уеннарга чыктык, анысы. Гармунчы егет Мәнсур Кәримов (Бакуда яши) уйнаган көйгә җырлап, зәлиләр биегәнебезне хәтерлим.
    Ниһаять, түземсезлек бе­лән көткән Җиңү дә килде. Аннан соңгы елларда да яшәүләре җиңелләрдән булмады. Чөнки бөтен җир­дә җимерек­лек..."
    Ул чактагы ашау-эчүне сөй­­ләсәң, хәзерге балалар ышанмыйлар да. Төр­­ле үләннәрдән пешерелгән кәтермә, черек бә­рәңге белән җан асраганнар. Күп­ләр ачлыктан шешенгәннәр, сабыйлар әниләре белән уракка ияреп барып, арыш, бодай уып ашап күбенгәннәр.
    "Яшьлегемә кире кайтыр идем диючеләргә мин, юк, кайтмасын, ул яшьлек бе­лән бергә без күргәннәр дә кире кайтыр бит диям", - ди Мөслимә әби.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: