Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьлек әтиләр батырлыгына ант итә

Җомга көнне 34 укучы кадетлар сафына кабул ителде.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе залында тигез һәм нык басып килгән аяк тавышлары ишетелә. Кадет-мәктәп интернатының төп традицияләренең берсе - кадетларның ант итүе. Һәм менә кадетлар бердәм тигез сафта тынып калдылар - байрак йөртүче­ләр генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернаты Байрагын алып керделәр. Җитди һәм төз, парад формасыннан, ак перчат­калы малайлар һәм кызлар басып торалар. Әниләре күз яшьләрен сөртеп алалар, әтиләре, туганнары кичерешләрен сиздермәскә тырышалар - дулкынланулар һәм горурлык хисләре...
Тантананың мәртәбәле кунаклары - район баш­лыгы Рәмис Сафиуллов, ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Фәнис Гарифуллин укучыларны котладылар. Ата-а­налар исеменнән Татьяна Корчагина чыгыш ясады. Ул балаларның уңышлы укуларын теләде һәм илнең лаеклы гражданна­ры булу өчен көн саен үз өстеңдә тырышып эш­ләргә кирәклегенә басым ясады. "Игелеклелек, тугры дуслык, хәрби ант, Ватанга чиксез мәхәббәт рухында тәрбияләнгән кадетлар гомер-гомергә үрнәк булганнар". "Сез үтә дә мөһим һәм җавап­лы юл сайладыгыз, сезгә намус, вөҗдан һәм батыр­лык законнары буенча яшәве җиңел булмаячак", - дигән сүзләр яңгырады чыгышларда.
Кунаклар арасында райбашкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Альберт Гасимов, райбашкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина һәм башкалар да бар иде. Вакыйга шатлыгын уртаклашырга Казан танк училищесы начальнигының элекке урынбасары, отставкадагы подполков­ник Ринат Җамалиев, Куйбышев исемендәге Затоннан мәктәп директоры һәм укытучылары белән берлектә бер төркем кадетлар килгәннәр.
"Бездә укучылар географиясе киңәя бара. Һәм менә бүген дә рес­публикабызның гына тү­гел, Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән 34 малай һәм кыз каршыбызда сафта басып тора.
Уңышлылык күрсәткече: кадет мәктәп-интернатын тәмамлаган 182 чыгарылышның 76 проценты университетларга һәм югары хәрби училищеларга кергән.
Алар уку елы дәверендә үзләрендә тугрылык, батырлык, ватанпәрвәрлек, дуслык, ирләргә хас нык холык кебек иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә, сәламәт, тирән белемле булырга тиешләр, - диде мәктәп директоры Геннадий Митрофанов. - Бүген Ватаныбызга, беркайчан да булмаганча, зирәк, көчле, талантлы һәм вөҗданлы кешеләр кирәк, аларның девизы - "Бурыч! Намус! Туган ил!".
Барсы да гаскәриләр булмаслар, әмма кадет мәктәбендә уку дәвамында алар киләчәктә кирәкле күнекмәләрне һәм белемнәрне үз­ләш­терәчәкләр".
Шуннан соң бәйрәм тан­танасы барсын да район мәдәният йорты залында көтте. Мәктәп коллекти­вы гадәттәгечә иҗат отчеты белән чыгыш ясады. Тамашачылар, нигездә укучыларның әти-­әниләре, бәйрәм программасын алып баручы - тәрбия эш­ләре буенча директор урынбасары Римма Афанасьеваның һәр сүзен дикъкать белән тыңлыйлар.
Тәтеш кадет хәрәкәте тарихы, ел саен республика һәм Россия күләмендә ирешелгән җиңүләр турындагы фильм - мәктәп тормышындагы әлеге кадрлар һәркемдә горурлык хисләре уятты. Сәхнәдән җырлар, шигырь­ләр яңгырады, сылу кызлар сок­лангыч итеп биеделәр, кыю егетләр хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр.
Вакыт сизелми дә үтеп китте. Менә финал аккорды, кадетлар көчле алкыш­лар астында бер­дәм, тигез атлап узды­лар. Тик менә тамаша­чылар гына, дәвамын көткәндәй, урыннарыннан күтәрелергә ашыкмадылар.
"Бу барыбыз өчен дә бәй­рәм, шуңа да, дип уйлыйм, аның тәмамлану­ы­на беркем дә ышанырга теләмәде", - дип сокланып фикерләре белән уртаклашты 3 егет анасы, Ульяннан килгән Наталь­я Гордеева. Шуларның берсе - унынчы сыйныфта уку­чы Глеб - Туган илен якларга, һөнәри әзерлек­ле кеше булырга ант итте. "Мәктәпне уңышлы тәмамларга һәм Рязань һава-десанты югары команда училище­сына укыр­га керергә торышачакмын", - ди егет. Аңа барсы да ошаган: шәһәр дә, биредә аның сүзләренчә, яшәве уңайлы, уку йорты һәм мәктәп формасы да, педагог­ларның бердәм эшләве һәм, биг­рәк тә, кадет мәктәп-интернаты ачкан киләчәк тә. Ә энесе Игнат абыйсыннан күзен дә алмый. Күңеленнән генә булса да ул инде кадет погоннарын үз иңендә итеп тойган, шулай да рәссамлыгы өстенлек итә: "Мин хәрби формадан абыйның һәм аның сабакташларының һичшиксез рәсемен ясая­чакмын".
"Биредә, кадет корпусын­да, хәрби сәнгатькә, ватанпәрвәрлеккә өйрәтә­ләр, - дип сөйләшүне дәвам итә Наталья Сергеевна. - Ватанны саклау­чыларның абруйлары күтәрелүенә сө­енәм. Без Россияне яратабыз һәм һәркемгә тынычлык кына телибез".
Уртак бәйрәмгә әйләнгән чараларның икесе дә оештыру һәм осталык буенча иң югары дәрәҗәдә узды, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X