Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Ягез әле, егетләр!”

    Бакырчы урта мәктәбе спорт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8нче, 9нчы сыйныф укучылары арасында шундый чара уздырылды.

    Анда малайлар автомат сүтеп-җыю, шинельгә төймә тагу, ядрә ыргыту, аркылы борыста күтәрелүдә көч сынаштылар. Викторина сорауларына җавап биреп, тапкырлыкларын һәм "саперлыкта" сизгерлекләрен күрсәттеләр.

    Әлеге чараны оештырган физкультура укытучылары Айдар Хөсниев белән Геннадий Рыжов аларның, киләчәктә булачак солдатларның, әзерлекләреннән канәгать калдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: