Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язга әзерләнәбез

Свердлов урамында эш кайный - машиналар йөри торган юлдан җыеп өелгән карны чыгару бара.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре куркынычсызлыгы һәм юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатларында, К. Либкнехт һәм Свердлов урамнары чатында хәрәкәт итүче тарнспортлар өчен "ремонт эшләре" һәм "үтү юлы туры" дигән билгеләр урнаштырылган. Эшне "Жилсервис" ҖЧҖ эшчеләре башкара. MITSUBER төягеч шоферы Иван Вишняков чүмеч белән кар өемен оста гына эләктереп алып, тулып килүче КамАЗ әрҗәсенә тиз генә бушатып та куя. Көндезге сәгать өчләргә инде 10 машинадан артык кар чыгарылган. Район администрациясе бинасы каршындагы территория тулысынча чистартылган һәм Свердлов урамындагы карны да җыеп бетереп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined