Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Язгы көн ел туйдыра

    Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү кампаниясе башланды.



    Бөтен тракторлар - кырда"Нива" ҖЧҖда барлык чәчү эшләре комплекслы алып барыла.
    Көннең төп бурычы - туң­га сөрелгән җирләрдә дым каплау, бу эшкә Пролей-Каша бүлекчәсендә - Анатолий Рыжов, Василий Леденейкин һәм Монастырскийда Александр Бураков, Минабетдин Фәхретдинов тракторлары җәлеп ителгән. Бүлекчәләрнең икесендә дә уҗымнар азот белән тукландырыла.

    Чәчү комплексы ике сменада эшли. Владимир Видманов, Андрей Сумбаев киң алымлы "Катрос" культиваторы тагылган "Нью Холланд" тракторында чәчү өчен сменалап туфрак әзерлиләр. Александр Ещиганов һәм Владимир Данилов шундый ук тракторда "Амазоне" чәчү комплексы белән чәчеп киләләр.


    Аз чыгымлы технология гамәлдә

    "Авангард" ҖЧҖда уҗым­нарны тукландыруны биш көндә тәмамладылар.
    Механизатор Юрий Зубов "Амазоне" ашлама тараткычын Виктор Борисовка тапшырып, үзе камыл өстеннән чәчә торган "Агратор"ны тракторына такты. Владимир Кириллов та шундый агрегат белән арпа чәчә.

    Камыл чәчкечләрен кулланганда элекке технологиядән туфракны чәчү алдыннан культивацияләү төшеп кала, бу шактый средствоны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Аз чыгымлы технология бу хуҗалыкта - гамәлдә һәм шуңа да, авыл хуҗалыгы культуралары уңышы кимеми, ә арта гына.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: