Язмышына кеше үзе хуҗа
Җәзаларны үтәүне күзәтү инспекциясендә исәптә торучы хөкем ителүчеләрнең суд тарафыннан йөкләнгән вазифаларын ничек үтәүләрен тикшерү өчен редакция журналистлары әлеге инспекция хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыктылар.
"Ел башыннан алып безнең инспекция исәбе буенча 105 кеше, ирегеннән мәхрүм ителмичә, шартлы хөкемгә тартылды", - дип сөйли юл уңаенда җәзаларны үтәүне күзәтү инспекциясе өлкән инспекторы Алексей Власов.
- Суд, иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган шартлы яки башка җәза билгеләп, кешегә иректә яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек бирә, әмма, шул ук вакытта, кайбер чикләүләрне һәм бурычларны, шулай ук җәмәгать тәртибен үтәүне һәм яңа җинаятьләр кылмауны шарт итеп куя, - дип аңлата Алексей Николаевич. - Мәсәлән, хөкем ителүчеләрнең берсе даими яшәү урынын алыштырды - суд тарафыннан йөкләнгән чикләүне бозды. Шуның өчен аңа электрон контроль куллану турында карар чыгарылды.
Йортка килү юлы чиста. Ишекне шакуга 32 яшьлек хуҗа чыкты. Безне ачык йөз белән каршылады, әмма аның кайдалыгын ГЛОНАСС системасы аша хәбәр итүче электрон браслет турында сүз чыккач, азрак борчылды. Җәзаның гаделсезлеге турында ышандырырга тырышты. Тик менә хөкем ителүенең сәбәпләре саллы булып чыкты. Исерек хәлдә ул үзенең өлкән туганын, имеш угрылыктан биздерү өчен, туктаусыз "тәрбияләгән". Моның өчен урындык, швабра, чуен таба эшкә җигелгән.
Мировой судья аны, билгеле бер чикләүләр һәм йөкләмәләр белән, шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.
Эшкә урнашу белән проблемалар булуын, бер җирдә дә эшкә алмауларын әйтте. Яшәү урынын алыштырырга, китәргә, яңа хезмәт юлын башларга теләге булуын белдерде. Әгәр мондый фикерләр туа икән, ул чакта аның тормышка ашачагына ышанасы гына кала. Тик менә башта "яшел елан" белән дуслыкны өзәргә кирәк.
Шуннан башка адреслар буйлап киттек. Дөресен әйтергә кирәк, безне һәр җирдә дустанә каршыладылар, чәй яки каһвә тәкъдим иттеләр. Әмма көтелгәнчә махмыр исе һәм ачулы караш булмады.
Һәркемнең тормышы үз көенә бара. Аларны төрле юллар хөкем ителүгә китергән, әмма, ничек кенә булмасын, һәркайсының, төзәлү юлына басып, үз тормышын үзгәртү мөмкинлеге бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 08:02Галина Ермакова призлар уйнатканда термопотка ия булды Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.900
-
15 гыйнвар 2021 - 20:06Республикада коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган.4100
-
15 гыйнвар 2021 - 18:20Тәтештә юл-транспорт һәлакәте булган Юлларда сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз3700
-
15 гыйнвар 2021 - 16:14Республикада тагын 96 кеше коронавирус йоктырган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.3800
-
15 гыйнвар 2021 - 14:09Рөстәм Сабиров: “Шатланып эшкә барам һәм сөенеп өйгә кайтам” Рөстәм Сабиров җитәкчелегендәге “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл хуҗалыгы производствосы темпларын ел саен арттыра бара.5500
-
15 гыйнвар 2021 - 11:47Тәтешле Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп6000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстаннар кошлар өчен җимлекләр бәйгесендә катнаша ала Жюри ай саен бер эшне сайлап ала, бәйге җиңүчесе шул кешеләр арасыннан билгеләнә.6400
-
15 гыйнвар 2021 - 07:58Олы Тархан авылыннан Гөлсем Хәлиуллова приз уйнатканда одеял отты Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.6400
-
15 гыйнвар 2021 - 06:55Байраш авылында "Чиста обелиск" акциясе узды Яшьләр авыл үзәгендәге сугышчы-якташларының обелиск территориясен кардан чистарттылар.6400
-
14 гыйнвар 2021 - 18:32Вирусолог: Салкын һава торышы коронавирус белән авыручылар санына йогынты ясамый Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра.8700
-
14 гыйнвар 2021 - 16:34Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.10500
-
14 гыйнвар 2021 - 13:51Башкалабыз Казанда күңелләрне җәлеп итәрлек сайт ачылачак Аны озакка сузмый эшләтеп җибәрергә телиләр.9600
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
16 гыйнвар 2021 - 06:06Роструд февраль аенда озын ял көннәре турында искә төшердеБәйрәмнәр алдыннан россиялеләрне 15-20 февраль көннәрендә алты көнлек эш атнасы көтә.1600
-
1 гыйнвар 2021 - 10:0892700
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.51900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика