Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Язмыш кочагында” дип исемләнгән яңа рубрика тәкъдим итәбез

Аны булдыруда безгә –  бүген бастырачак хатыбыз этәргеч ясады.  

(Тәтеш, 5 июль, “Тәтеш таңнары”).
 

–     Миңа 70 яшь, сәламәтлегем көннән-көн начарлана бара. Зарлана дип уйламагыз, минем уртаклашыр кешем юк. Мин үземнең борчуларымны беркайчан да беркемгә дә сөйләргә яратмадым, әмма хәзер инде картлык күрәсең, күңелемне бушатасым килә. Кияүгә мин соңлап чыктым, 30 яшь тулып килә иде, әниемнән никадәрле битәрләү сүзләре ишеттем! Безнең заманда 25 яшь тулгач та киүягә чыкмау килешми торган хәл булып санала иде. Мәхәббәт утында янып-көеп өйләнешмәдек. Шулай да начармы, яхшымы 20 ел яшәдек, бер малай үстердек. Ирем инде вафат, ә улым еракта яши, сирәк кайта. Мин инде берьялгызым диярлек. Үземнең үткән тормышыма әйләнеп кайтам да, анда нәрсәсе яхшы булды инде, дип уйлыйм. Димәк, берни дә булмаган. 
Хәзер көнемне телевизор каршында үткәрәм, җәен әле ярый бакча эшләре бар, һава торышы яхшы булганда шунда мәш киләм. Ә мондый чакта – ялгызлыктан интегәм. Һәм моңа үземнән гайре, беркем дә гаеп­ле түгел. Яшәү мәгънәсен югалттым, ә бәлкем, ул беркайчан булмагандыр да...

Хөрмәтле абунәчеләр! Хат авторының сездән җавап ишетүе күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Әгәр сез үзегезнең борчуларыгызны яки шатлыкларыгызны газета укучыларыбыз белән уртаклашырга теләсәгез, безгә 422370, Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт адресы буенча хатлар языгыз яки avangard@tatmedia.com электрон почтасына җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев