Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Язулы прәннекләр

    Тәтешле Елена Пет­рунина имбирлы прәннек пешерү өчен Яңа ел рецепты белән уртаклаша.

    Әзерләү өчен кирәк: 1/3 стакан сыек бал, 1әр чәй кашыгы корица, какао, мускат чикләвеге, төелгән кара борыч яки канәфер (кем ничек ярата), бер чеметем төелгән имбир, 1 бал кашыгы тоз (өеп түгел), 3 стакан он.
    Камыр ясау: бал, тәмләткечләр, тоз һәм имбирне кушарга, кайнау халәтенә кадәр тотарга, әмма кайнатып чыгармаска. Уттан алырга, сыер мае өстәргә, болгатырга һәм суытырга. Йомырканы шикәр комы белән күпертергә һәм бал-майлы катнашма белән болгатырга. Сода һәм он кушарга. Камыр басарга. Ул пластилин кебек булырга тиеш: тыгыз түгел, ә йомшак һәм кулга ябышмый торган. Камырны бер тәүлек суыткычта тотарга. 3-5 миллиметр киңлегендә тигезләп җәяргә, сурәтләр кисәргә, температурасы 180 градуслы мичтә 7-10 минут пешерергә. Суытырга. Теләгең буенча какао белән ясалган куе шикәр сиропы сөртергә мөмкин һәм төнгә калдырырга, ә икенче көнне исемнәр язарга була.
    Язу өчен глазурь: йомырканың агына акрын гына шикәр комы өстәргә һәм берничә тамчы лимон суы тамызып күпертергә. Барлыкка килгән куе катнашманы кондитер капчыгына салырга һәм прәннекләргә язарга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: