Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Йөрәк әрнүе басылмый

    Тугыз елдан артыкка сузылган Әфган сугышы, - илебез тарихының бер чоры гына түгел. Ул меңләгән кешеләрнең төзәлмәслек йөрәк ярасы. Аңа карата җәмәгатьчелекнең фикере ничек кенә үзгәрмәсен, әлеге йөкне үз иңнәрендә күтәргән, ут-ялкын аша чыккан кешеләр безнең өчен хөрмәткә лаеклы батырлар булдылар һәм шулай булып калалар да. Әфганстандагы безнең гаскәрләрне нигездә...

    Әфган җирендәге сугышларны,
    Онытмыйлар күпләр, бик күпләр.
    Ялгыз итте газиз аналарны,
    Башын салды япь-яшь егетләр.
    Акрын гына басып атлый ана,
    Шәһәрдәге һәйкәл янына.
    Искә алу көне бүген анда,
    Йөрәк яралары яңара.
    Күзләреннән аккан кайнар яше
    Тамды аның салкын ак карга.
    Дога кылырга дип килде бире
    Һәм чәчәкләр салды мәрмәр ташка.
    Юатырлык сүзләр табып булмый
    Үтелсә дә инде күп еллар.
    Миллионлаган йортның ишеген ача
    Тагын бер кат ачы хәтирәләр.

    Сания СӘМИГУЛЛИНА

    Теги: война
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: