Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Җыр күңелне яшәртә...

    Бидәңге үзешчәннәре Бакырчы клубы сәхнәсен шаулатып кайттылар һәм озак та ут күршеләр безгә килделәр.

    Бакырчыда элек тә матур-матур концертлар булганын ишетеп, ак көнләшү белән яндык. Аларда 8 Мартка ир-егетләр яки төрле оешмалар җыелышып концерт куйганны ишеткәнебез бар. Кайчандыр данлыклы "Көләч" ансамбле дә гөрләп тора иде. Хәзер дә матур итеп җырлаучылар шактый икән бит бу авылда. Кичәне алып баручылар - Роза белән Алмаз безне күңелле җырлар, искиткеч биюләр һәм кызыклы күренешләр дөньясына алып кереп киттеләр. Әниләргә, хатын-кызларга багышлап бик күп җылы теләкләр яңгырады анда.
    Навил абый Ибраһимов үзенең сихри тавышы белән безне еш сөендерә. Ә бу юлы ул гаиләсе белән чыгыш ясады. "Моңлы кешеләрдән моңлы бала туа шул!" - дип сокланып утырдык кызлары Раилә җырлаганда. Матур итеп биюче Илфат белән Айгөлне сәхнәдән бер дә җибәрәсе килмәде! Бәйрәмгә кайткан (без шулай уйладык) студент егет һәм кызлар да шаян күренешләр белән көлдереп, күңелләрне күтәрделәр. Аларга алмашка мәктәп укучылары үсеп килүен дә белдек. Димәк, клуб сәхнәләре буш булмаячак. Бакырчылыларны тагын да көтеп калабыз. Юллар әйләнеч булса да, ерак диеп тормагыз, тагын килегез!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим