Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Йортыгызны саклагыз

    Райбашкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә районда "Торак-2014" күзәтчелек-профилактика операциясе үткәрелә.

    Аның барышы вакытында күп балалы гаиләләргә һәм өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга, халыкның социаль яктан уңышсыз катламына, шулай ук сукбайлар яшәгән урыннарга аерым игътибар биреләчәк.

    Торакларда, бигрәк тә шундый ата-аналары белән балалар яшәгәндә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең бозылуы турында җирле үзидарә органнарына хәбәр ителәчәк.

    Шулай ук җирлек администрацияләренә аз тәэмин ителгән гражданнарга (күп балалы гаиләләргә, ялгыз картларга) мичләрне һәм электр үткәргечләрне ремонтлауда социаль ярдәм күрсәтү, шулай ук башка төрле янгын-профилактика чараларын үткәрү зарурлыгы турында тәкъдимнәр кертеләчәк.

    Күзәтчелек чараларын үткәргәндә, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве турында хәбәрләр кергәндә кагыйдәләрне бозучыларга карата янгын иминлеген тәэмин итү өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау өчен законда каралган барлык хокуклар кулланылачак.

    Торакларыгызны уттан сакларга тырышыгыз! Янгын часте телефоннары: 01, 2-51-92.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: