Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җыр-биюле кичә

Түбән Тархан клубында әниләргә багышланган концерт ­булып узды.

(Тәтеш, 7 декабрь, "Тәтеш таңнары, Сиринә Сәйфетдинова). “Ямьле кичәне клуб мөдире Миңзифа Галиуллова канатлы сүзләр белән ачып җибәрде. Гармунчылар Васыйл Юнысов белән Рәис Гыйззәтуллин өздереп уйнадылар да, матур итеп җырладылар да. Рушания Мусина гаҗәеп матур тавышы белән күңелләрне күтәрде. Илһам Хәйбуллин, Алинә Солтанова, Камилә Шәмсетдинованың кабатланмас аһәңле моңнары җаннарга ял өстәде. Яшь үзешчәннәр Рәзилә Галиуллова белән Зәринә Гомәрова үзләренең матур бию­ләре белән тамашачыларда соклану уятты, – диде авыл китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова. – Концерт кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Анда авылыбыз апайлары төрле сынауларны үтте. Җиңүчеләр Флюра Фәттахова, Фәйрүзә Сәитова, Гүзәл Шәмсетдинова клуб мөдире тарафыннан медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Бик күңелле булды”.

Түбәнтарханлылар әйтүенчә, алар өчен бу көнне тагын бер шатлыклы вакыйга өстәлгән. Авылдашлары ­Илгизәр Сөләйманов армия хезмәтеннән исән-имин туган нигезенә кайт­кан. “Ул да сәхнәгә менеп әниләрне бәйрәм белән котлады, аларга изге теләкләрен ирештерде”, – диделәр мәдәният хезмәткәрләре. 
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев