Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Үрнәк алырлык бар

Район газетасында басылган "Мәңге истә" дигән язманы укыдым һәм әлеге матурлыкны булдыручының кем булуы хакында язасым килде.

Ул - безнең күрше йортта яшәүче Людмила Тихонова. Бу тынгысыз зат, күңел байлыгын эшкә җигеп, ел саен тирә-якны төрле-төрле чәчәкләргә күмә, аларны яздан көзгә кадәр карап үстерә.
"Без аның тырышлыгына, бер генә минут та эшсез тора алмавына сокланып туялмыйбыз. Быел ул Җиңү көне якынлашканда вак ташларны кызыл, зәңгәр төсләргә буяп, йортыбыз янәшәсенә үзенә бертөрле ямь һәм бәйрәм хисен чагылдырган түтәл-рәсем ясап куйды. Янәшәдәге "Альянс" кибетен дә онытмады, бәйрәм рухын белдереп, аның калкулыгы буена да бизәкләп "Җиңү безнең якта" дигән сүзләр язды. Барысын да берүзе эшли, беркемне дә борчымый, буяуларын, кирәкле әйберләрен кибеттән үз акчасына сатып ала. Өч подъездлы йорт каршындагы рәшәткә яннарын казып, янәшәдәге сукмактан йөрүчеләргә матур булсын дип, чәчәкләр утыртты. Ел әйләнәсе тирәбездә чисталык, матурлык булдырган тынгысыз күршебез булуына сө­е­нәбез дә, горурланабыз да. Янәшәдән узып йөрүчеләр дә биредәге матурлыкка сокланып китәләр", - диләр 200 ел урамындагы 5нче йортта яшәүчеләр, Людмила Ев­геньевнага рәхмәтләрен белдереп.
Үзе өчен генә түгел, башкаларны да кайгыртып, шәһәребезнең кечкенә генә бер почмагын гүзәллеккә күмгән бу ханым барыбызга да үрнәк булырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев