Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Әйтелгән – эшләнгән

    Гражданнар җыенында район баш­лыгы йөкләгән эшләр ничек үтәлә дигән сорауга редакциягә җирлек башлыклары түбәндәгеләрне хәбәр иттеләр.

    Алабирде авыл җирлеге
    Җир кишәрлекләрен һәм торак йортларны рәсмиләштерү мәсьәләсе көндәлек контрольдә. Хәзерге вакытта дүрт документ рәс­миләштереп бетерү стадиясендә.
    Гражданнарны хезмәткә урнаштыру буенча йөкләмә дә үтәлә. Җыеннан соң ике кеше "Нур"да эшли башлады. Поселок эчендәге юллар ремонтлана.

    Урюм авыл җирлеге
    Халык тарафыннан күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр тормышка ашырыла. Урюм авылында һәлак булган якташларга куелган һәйкәл Җиңү бәйрәменә ремонтланды. Хәзер район архитекторы белән берлектә яңа һәйкәл төзелешенә эскизлар әзерләнә. Урамнарны яктырту өчен 5 лампа ремонтланды, Чапаев урамында кичү күпере ясалды. Пай җирләреннән файдаланган өчен түләмәгән "Тетюшское" УПХга карата документлар прокуратурага юлланды.

    Киртәле авыл җирлеге
    Васильевкада күчмә сәүдә мәсьәләсе хәл ителгән. Анда яшәүчеләргә һәр җомгада Сөендек эшкуары хезмәт күрсәтә. Автобус павильонын күчерү мәсьәләсе дә тикшерелде. Юл участогына җирлек Советыннан юллама-хат җибәрелде. Хәзергә нәтиҗәсе билгесез. Кадышта энергетиклар агач ботакларын кистеләр, әлегә алар җыеп алынмаган. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң сүтелгән мәктәп һәм склад тирәләре тулы тәртипкә китереләчәк. Киртәледә өмә барышында урамнар җыештырыла, поселок эчендәге юллар ремонтлана.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: