Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үткәннәргә кайттылар

    Алабирдедә сугыш чоры балалары Кайгы һәм хәтер көнендә обелиск янына җыелдылар.

    Чараны ачып җибәргән җирлек башлыгы Билал Гыймранов үзенең чыгышында авыр еллардагы түземлекләре, бер таңны икенчесенә ялгап тырыш хезмәт куйган, балачаклары ачлыкта-ялангачлыкта үткән, ныгып та җитмәгән иңнәрендә күтәргән кыенлыкларга бирешмичә яшь буынга үрнәк күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләрен җиткереп, иминлектә, җитешлектә яшәгез диде.
    Авыл имамы Рөстәм хәзрәт Гарифуллин яу кырында ятып калган сугышчылар һәм якты дөньядан бакыйлыкка күчкән авылдашлары рухына багышлап Коръән аятьләре укыды.
    Коточкыч сугыш афәтләрен күргән өлкәннәр бүгенге тыныч тормышта яшәү бәхетен күрүләренә сөенүләрен әйттеләр һәм үткәннәргә кайтып, үз башларыннан кичергәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын иде диделәр.
    Ахырдан Нурдидә апа Фәтхуллина ил-көннәребезнең имин, тоткан уразаларның әҗер-саваплы булуын теләп җыелучыларга сәдака өләште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: