Юбилейга һәркемнең катнашы бар

Республиканың 48 район бүлеге көн саен кешелек тормышы елъязмасын алып бара, кем әйтмешли, туудан алып үлемгә кадәр.
Кеше якты дөньяга аваз салу белән биредә туу турында беренче документны бирәләр, аннары никахны, фамилия алыштыруны, инде аның балалары тууын теркиләр һәм соңгы документ - үлем турындагы таныклыкны да шушында тапшыралар.
Тәтеш районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова 16 елдан бирле якташлары белән бергә аларның шатлыклы вакыйгаларына сөенә һәм кайгыларын уртаклаша.
Укучыларыбызга аның белән корылган әңгәмәнең язмасын тәкъдим итәбез.
- Лариса Михайловна, еракта калган үткәннәргә күз салырга һәм Тәтеш ЗАГСы чыганакларына мөрәҗәгать итәргә мөмкинме?
- Сакланган документларның иң беренчеләре 1923 ел белән даталанган. Безнең ветераннар рәсмиләштерелгән документларны һәм матур гадәтләрне тиешле дәрәҗәдә калдырганнар. ЗАГСта 27 ел хезмәт куйган Нәгыймә Муллаханованы (хәзер мәрхүм) без хөрмәт белән искә алабыз, ЗАГСка 16 ел җитәкчелек иткән Людмила Хрисанова белән дә элемтәдә торабыз.
- Мәсәлән, 1935 елда күпме бала туган? Никадәрле кеше бакыйлыкка күчкән?
- Туу саннары сөендерә - 2800 сабый, әмма бу елны 1226 кеше үлгән. Чагыштыру өчен: 1962 елда туган - 1208, үлгән - 456. Бүгенге көннең дөньякүләм статистикасы җир йөзендә 100 кызга уртача 105 малай тууы турында сөйли, һәм тикшерүчеләр әлегә кадәр "нигә алай?" дигән сорауга җавап эзли.
Районыбызда өч ел рәттән кызларга караганда малайлар уртача 3,5 процентка күбрәк туды. 2017 елда хәл тигезләште һәм 50гә 50 булды.
- Исемнәргә дә мода үзгәрә. Хәзер кызларны - Мәймүнә һәм Зөлфия, ә малайларны Касыйм һәм Мәрдән дип сирәк атыйлар. Сез яшь ата-аналарның теләген беләсездер, мөгаен.
- Ата-аналар сабыйларына исемнәрнең иң үзенчәлеклеләрен бирәләр - гадидән алып гадәти булмаганга кадәр. Бу Амаль, Вакыйф, Динара, Милана, Сәйдәш, Илдар, Гаяз, Исмаил, Аделина, Алинә, Марат, Ильвина, Кәримә, Алисә, Раяна, Самира һәм башкалар.
- Никахта 50, 55-60 һәм аннан да күбрәк еллар яшәгән гаилә парларына без хөрмәт белән карыйбыз. Бу нисбәттән сезнең нинди дә булса статистика бармы?
- Ни аяныч, юк, аны булган документлар буенча күзәтеп бару мөмкин түгел. Аларны җирлекләр ярдәмендә җыябыз, район башлыгы исеменнән тәбрикләмәләр тапшырабыз.
- Бала туу, туй - бу кеше тормышындагы матур вакыйгалар. Әлеге тантаналарны үткәрү өчен сездә нинди йолалар бар?
- Язылышу көнендә барлык яшь өйләнешүчеләр символик "бәхет муенсасы" җыялар. Үз төймәләрен җепкә тезәләр һәм әти-әниләренә, туганнарына, иң мөһиме, бер-берләренә никахта бәхетле булырга вәгъдә бирәләр.
Шулай ук язылышкан көнне чираттагы яңа туган сабый өчен уенчык бүләк итәләр, без аны аннары баланың тууын теркәгән вакытта ата-аналарга тапшырабыз.
- Иң истә калган туй яки ярәшелүче исеме?
- Гадәттә, хәтердә үтеп баручы һәм яңа аяк баскан еллардагы беренче һәм соңгы парлар кала, мордва халкының гореф-гадәтләре белән язылышу, чакырылган алтын юбилярлар катнашында язылышу. Бервакыт бездә "готлар" юнәлешен хуплаучы парлар язылышты. Алар белән кунаклар да күп килгән, барысы да кара киемнән һәм кәләш тә кара фатадан иде.
Туй кортежы йөк машинасы-фуралардан торган парлар да никахлашты. Яшь өйләнешүчеләр дә фурада килделәр.
- Ә бүгенге статистика нәрсәләрне бәян итә?
- Ел башыннан 116 бәләкәч туды, 75 пар никахларын теркәде, 347 кеше якты дөньядан китте һәм 55 пар аерылышуны рәсмиләштерде.
ЗАГС органнарының эшчәнлеге ул - күп кырлы, киеренке һәм җаваплы эш. Кешеләр безгә үз тормышларындагы мөһим вакыйганы теркәп куярга киләләр. Гражданнар акты торышын язу китаплары һәрбер кешенең барлык тормыш этабын саклый. Аерым гражданин, аның гаиләсе тарихыннан дәүләт тарихы барлыкка килә.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз