Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Югары уңышка исәп тоталар

    Районда бөртеклеләрне чәчү тәмамлану алдында.


    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча чәчү 15 майга 41627 гектарда башкарылган, бу фаразланганның 86 процентын тәшкил итә. Узган ел шушы көнгә барлыгы 36600 гектар чәчелгән иде.
    Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы сабан культуралары 28453­ гектарда чәчелгән - планның 99 проценты.
    Сабан бодае, арпа чәчү күләмнәре шул дәрәҗәдә,ә борчак планнан тыш мәйданнарда чәчелә.
    Рапс чәчү планы - 85, шикәр чөгендере 95 процентка үтәлгән. "Нива", "Авангард", "Яңа юл", "Казаков",
    "Новый путь", "Нур" хуҗалыклары - бөртекле культуралар, ә "Колос", "Новый путь", "Татарстан" шикәр чөгендере чәчүне районда
    беренчеләрдән булып тәмамладылар.

    Ике сменада

    "Колос" агрофирмасында чөгендер чәчү комплексы тәүлек әйләнәсе эшләде.
    Механизаторлар кыска гына вакыт эчендә 600 гектарлы мәйданда шактый күләмдә эш башкардылар. Алар һәр гектардан 500 центнер татлы тамыр алырга өйрәнгәннәр һәм уңышны тагын да күтәрергә уйлыйлар.

    Көздән үк кырны калийлы ашламалар белән ашлаганнар, гектарга яртышар тонна керткәннәр. Рәфикъ Шәйдуллов туганының улы Альберт белән "Хорш" чәчү комплексы тагылган "Нью Холланд"та, шулай ук Валерий Алексеев СЗП-3,6 чәчкеч агрегатында чәчү алдыннан туфракка бишәр центнер катлаулы ашлама һәм өчәр центнер аммиак селитрасы керткәннәр. Рамис Котлемәтов белән Иван Чумаков чәчү алдыннан туфрак эшкәрткәннәр. Тәҗрибәле чөгендер үстерүчеләр Сергей Кудяков (рәсемдә уңда) һәм Талип Сөләймановлар орлык­ларны тиешле тирәнлектә күмдереп һәм билгеләнгән нормада чәчкәннәр. Төнге сменада аларны Фәрит Рәҗәпов белән Сергей Платонов алыштырган.
    Көзен комбайн белән чөгендер алганда рәт араларын бутамас өчен, механизаторлар янәшә рәт араларын 10 сантиметрга киңәйтергә мәҗбүрләр. Ләкин жуковолылар, туфрак ашламаны нәтиҗәле файдалансын дип, андый рәт араларын киңәйтмиләр, ә юнәлешне билгеләү өчен чәчү агрегаты 6-8 тапкыр әйләнеп үткән саен, басу кырыен 1-1,5 метр чәчми генә калдыралар. Нәтиҗәдә 500 тонна өстәмә уңыш алалар. Моны татлы тамырлардан югары уңыш үстерү өчен җирдән хуҗаларча файдаланырга өйрәнгән әлеге хуҗалык механизаторлары уйлап чыгарганнар.

    Эш уңышлы бара

    Инвестор акчасы "Парадиз" ҖЧҖда (элекке "Алга") хәлне уңай якка үзгәртте.
    Әле апрель башында биредә төзәтелгән бер генә трактор да, башка авыл хуҗалыгы техникасы да юк иде. Инвестор запас частьлар, ашламалар мәсьәләсен хәл итте, эшчәннәргә апрель аена аванс түләде һәм "Алга" бурычларының да бер өлешен кап­лады.
    Ике сменада эшләү өчен барлык тракторлар да механизаторлар белән тәэмин ителгән. Уртак тырышлык белән техниканы да әзерләп өлгерттеләр.

    Марсель Нигъмәтуллин алмашчысы Радик Сунаргулов белән сөрелмәгән җирләрне эшкәртәләр.
    Хезмәт ветераны, Татарстан Рес­публикасының атказанган механизаторы Рәмис Галиәкбәров та читтә калмаган. Улы Рәшит белән ул рапс өчен туфрак әзерли. Рамил Әхмәдуллин белән Фәяз Ибраһимов чәчү өчен аны тиешле дәрәҗә­гә җиткерәләр.
    Хуҗалыкта әлеге кыйммәтле техник культура чәчүлекләре быел 800 гектар, элеккедән дүрт тапкырга күбрәк, биләячәк. Аны чәчү белән Илһам Ибраһи­мов һәм Әхмәт Саттаров шөгыльләнәләр.

    Тәҗрибәле механизаторлар Анатолий Полковников һәм Мәүлет Кәлимуллин нульле технология буенча "Кузбасс" чәчү комплексы белән К-700 тракторында бөртек­леләр чәчү белән мәшгульләр. Бу агрегатның тәүлеклек җитештерүчәнлеге 100 гектардан да ким түгел. Чәчүдә катнашучыларны бер сумга төшке һәм кичке аш белән тукланалар, ә төнге сменадагыларга төн уртасында ашарга өстәмә китерәләр. Хуҗалыкның башкаручы директоры Юрий Краснов биредә яңа кеше, әмма, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле, шуңа да барлык чәчү комплексының бердәм эшләве өчен тиешле шартлар тудырырга тырыша. Кешеләр үзләре хакында кайгыртуны тоялар, шуңа да һәркемнең кәефе яхшы.

    Үсентеләр тигез тишелер

    "Татарстан" агрофирмасында иртә сабан культуралары чәчү тәмамланды.
    Чәчү тәүлек әйләнәсе алып барылганлыктан, иң кулай срокларда эшләп өлгерделәр. Эшнең күпчелек өлеше Әдһәм Мантов һәм аның кулдашы Ринат Якатовка туры килде. Ә инде туфрак тигез өлгермәгән басуларда Рамил Фәйзуллин һәм Назыйф Әбделвәлиевлар биш метрлы "Агратор" чәчү комплексы ярдәмендә җирләрне сайлап чәчтеләр.

    Биредә шикәр чөгендере игүгә элеккечә зур игътибар бирәләр, аны сатудан тотрыклы табыш алалар. Быел ул 300 гектарда, һәр гектарга алдан ярты тонна ашлама кертеп, чәчелгән.

    Механизаторлар Таһир Кәлимуллин, Әмин Сәйпиев, Ринат Гомәров, шулай ук Фәрит Койрыков һәм Ирек Вахитовлар үзләренә беркетелгән кишәрлекләрдә эшне "бик яхшы" билгесенә башкардылар, һәм бу үсентеләрнең тигез тишелүен гарантияли.
    Чәчүдә катнашучыларның барсы да аш пешерүчеләр Гүзәл Тупикова һәм Гөлшат Бускинага рәхмәтле. Алар ризыкларны тәмле һәм туклыклы итеп әзерләгәннәр, хәтта ипине дә үзләре пешергәннәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: