Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы старт алды
Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау максатларында 2020 елның 21нән 25 сентябренә кадәр Татарстанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы уза.
(Тәтеш, 23 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләр хәрәкәтенә өстенлекләр бирмәү, балаларны утыртып йөргәндә хокукны бозу, балаларның үзләренең дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларына чик кую буенча эшләрне көчәйтәчәк.
ТР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев